Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Янгынга киртә

14 февральдә 10сәгать 30 минутта видеоконференция режимында Республика Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенеӊ «Татарстан Республикасында янгыннардан саклану чараларын көчәйтү чаралары турында» көн тәртибе белән утырышы булды.

Утырышны Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, комиссия җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин алып барды. Видеоконференция үткәннән соӊ, Балтач районы гадәттән тыш хәлләрне булдырмау комиссиясе бу юнәлештә районыбызда да эш мактанырлык түгел икәнен билгеләп үтте. 2014нче елныӊ ай ярым вакыты эчендә 5 тапкыр пожар чыгу факты теркәлде. Ут эчендә бер кешенеӊ гомере өзелде, бер йорт һәм бер хуҗалыкныӊ каралты-куралары янып, көлгә әйләнде. Ә бит куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә мондый тискәре вакыйгаларны булдырмый калып та була иде. Димәк, һәр кеше, һәр хуҗалык, һәр оешма пожарга каршы чараларны төгәл үтәргә тиеш.
Фото: http://veka-spb.ru/professional-advice/helpful.html?start=5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250