Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярдәм һәм хезмәт күрсәтү

18нче гыйнвар көнне район социаль яклау бүлеге 2011нче елга нәтиҗәләр ясады. Отчет җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча җаваплы урынбасары Вакыйф Мансур улы Зәкиев та катнашты.

Безнең җирлектә район социаль яклау бүлеге, мөгаен, халык белән иң тыгыз элемтәдә эшләүче һәм тормыштагы һәр төрле мәшәкатьләр белән мөрәҗәгать иткәннәргә социаль хезмәт, ярдәм күрсәтүче тармак ул. Районда 34 меңнән артык кеше яшәсә, шуның 16 меңнән артыгы ел дәвамында бүлек белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, әлеге бүлек «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм республика матди ярдәм (компенсация түләүләр) үзәгенең Балтач районындагы 13нче номерлы филиалы белән бергәлектә, кулга-кул тотынышып эш алып бара. Җыелышта һәр юнәлешнең дә эшчәнлеге яктыртылды. Сүзне өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина башлап, күпкырлы эшләр, халыкка күрсәтелгән ярдәмнәр белән таныштырды: ел буена 58 социаль хезмәткәр белән 10 шәфкать туташы 307 ялгыз яшәүче кешегә ярдәм күрсәткән. «Кайнар линия» телефонына шалтыраткан ЗОдан артык кешенең дә гозерләрен канәгатьләндерергә тырышканнар. Бүлекчә хезмәткәрләренә, нигездә, ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итү сәбәпле, шундыйларның 64енә утын алу өчен субсидия билгеләүдә ярдәм, 32 кешегә материаль ярдәм, 21 гражданга көнкүреш һәм торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәткәннәр. Алар арасыннан Кафия Гыйльманованы (Балтач). Радик Галиевны (Көшкәтбаш), Рауза Хәкимованы (Арбаш), Миңнегөл Сабированы (Арбор), Нурия Газизованы (Норма), Ясирә Мифтахованы (Норма), Бәдерниса Гатиятуллинаны (Шеңшеңәр) һәм башкаларны санап китәргә була. Әлеге гражданнар өчен авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, районның оешма предприятие җитәкчеләренең матди һәм физик ярдәмнәре белән төзелеш эшләре башкарылган. Бәйрәм чараларын үткәрүдә дә бүлекчәнең активлыгы гаять зур.
Чепьяда урнашкан социаль тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Фидәлия Мостафина чыгышында яңгыраган кайбер нәтиҗәләргә дә күз салыйк: бер елда барлыгы 24 заезд булып 672 райондашыбыз сәламәтлекләрен ныгыткан, аларга 45тән артык тернәкләндерү чарасы тәкъдим ителгән. Узган елгы нәтиҗәләрдән комплекслы дәвалану үткән авыруларның 70-75 процентка сәламәтлекләре ныгу күзәтелгән. Бүлекчә тарафыннан финанс мәсьәләләре белән бәйле булган проблемаларны да әйтеп үттеләр. 2011 нче елдагы үзенчәлек булып, пенсия яшенә җитмәгән эшче халык, ягъни гади гражданнар өчен махсус түләүле ике койка-урын булдырылган. Бер заезд, ягъни ике атналык ял, 7507 сумны тәшкил итә торган була.
Тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Домашнее визитирование» республика социаль программасы нигезендә инвалид балаларны өйләренә барып, яңа күнекмәләр, төрле шөгыльләр өйрәтү буенча да инде ике ел дәвамында уңышлы гына эшләп килүләрен белдерделәр.
Гаилә һәм балалар хокукларын яклау бүлекчәсе мөдире Ләйлә Низамиева үз чыгышын балигъ булма ган балалар тәрбияләнүче 35 гаиләгә күрсәтелгән социаль һәм психологик ярдәмнәрне чагылдырудан башлады. Мохтаҗ гаиләләргә районның үз теләкләре белән ярдәмгә ашыгучы волонтерлар төркеме оешып, акцияләрдә катнашуын елның яңалыгы булды, дип белдерде.
Чираттагы чыгыш ясаучы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева ведомствоара эшчәнлеккә, бюджеттан тыш һәм хәйриячелек ярдәмнәре кертемнәренә анализ биреп, үзәктә башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады. Район һәм республика күләмендә уздырылган социаль чараларда актив катнашып баруларын югары бәяләде.
Ә 13нче номерлы компенсацияләр түләү филиалы җитәкчесе Фатыйма Галимова исә пенсионерларга, хезмәт ветераннарына, тылда эшләүчеләргә, азкеремле гаиләләргә, балалы гаиләләргә, федераль ташламага ия булучыларга бирелә торган субсидия, пособие, компенсацияләр турында аңлатмалар биреп, күләмнәре белән таныштырды. Мәсәлән, филиал аша әлеге катлам вәкилләренә барлыгы 73 миллион 683 мең сумнан артык акча исәпләп бирелгән. Бу сан былтыргыдан 10 процентка артык. Шулай ук филиал аша ятим, әтисез яки әнисез тәрбияләнүче, башлангыч, урта һәм югары дәүләт уку йортларында укучы балаларга, мактаулы донорларга һәм башкаларга төрле суммаларда бирелә торган айлык яки еллык пособиеләр турында да мәгълүмат бирде.
Чыгышлар тәмамланганнан соң бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина гомуми нәтиҗәләр ясады һәм теләк-тәкъдимнәрен ирештерде. 2012нче елга куелган максат-бурычлар, планнар белән таныштырды. Белгечләргә мөрәҗәгать итеп, яңа төр форма, методларны эш барышында кулланырга, эшчәнлекне тагын да камилләштерергә чакырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев та халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче бу тармак хезмәткәрләренең еллык нәтиҗәләренә уңай бәя биреп, уңышлар теләде.
Рәсемдә: өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина чыгыш ясый.

Социаль хезмәткәрләр җыелышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250