Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярдәмнәр арта

Күптән түгел беренче каналда баручы «Другие новости» тапшыруында Балтач районы турында сюжет күрсәтелде.

Тапшыруда социаль килешү нигезендә бирелүче ярдәм турында сүз барды. Бүгенге көндә социаль килешү программасы кысаларында 17 өлкәдә ярдәм күрсәтелә. Әлегә бу проект эксперимент рәвешендә эшли. Әмма киләсе елдан ул һәр җирдә гамәлдә булыр дип ышандыра җитәкчеләр. Коми һәм Татарстан Республикалары әлеге юнәлештә иң яхшы эшләүчеләрдән санала. Бүгенге көндә безнең районда социаль яклау бүлеге 18 гаилә белән килешү төзегән. Килидә яшәүче Хәсәновлар, Доргадан Кумашевлар гаиләсе шундыйлардан. Тап­шыруда нәкъ менә аларның тормыш-көнкүреше яктыртылды да инде. Хәсәновлар гаиләсе безнең җирлеккә Киров өлкәсеннән күченеп килгән һәм биредә үз хуҗалыкларын булдырырга теләгәннәр. Үз акчалары бары каз сатып алырга гына җиткән. Авылда эш табуы авыр, балаларны да мәктәпкә әзерлисе бар. Аларга ярдәм сорап социаль яклау бүлегенә барырга туры килә. Биредә алар социаль килешү турында ишетә. Хәсәновларга биш мең сум күләмендә акча бирелә. «Әлеге акча кызыбызга мәктәп формасы, ашлык, печән алырга гына җитте», ди Гөлфинә Хәсәнова.

Социаль килешү нигезендә ярдәмне акчалата яки кирәкле товар формасында да алып була. Айлык пособие яки бер бирелүче кредитка печән чапкыч, сыер, каз сатып алырга мөмкин. Хәсәновлар исә орлыклык бәрәңгегә өстенлек биргән.

Социаль килешү нигездә аз керемле гаиләләр белән төзелеп, аларның керемнәрен яхшырту өчен өстәмә ярдәм буларак бирелә. Дәүләттән бирелгән акчалата яки башка матди ярдәм өч айга, ярты ел, иң күбе - бер елга бирелә. Ә менә әлеге ярдәмне алучы үз өстенә зур җаваплылык ала: ул укырга яки эш табарга һәм шуның өстенә начар гамәлләр кылмаска тиеш. Мөһим моментларның берсе - яшәү минимумыннан түбән керем белән яшәүчеләргә әлеге килешү башка пособиеләр һәм ташламалар алырга аяк «чалмый».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев