Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язның бер көне...

Авыл хуҗалыгы өчен иң әһәмиятле чор якынлаша. Язның бер көне ел туйдыра, дигән әйтемгә нигезләнеп эш иткән җитәкчеләр инде күптән техникаларны төзекләндереп, ягулыгын мулдан әзерләде.

Язгы чәчүгә әзерлекнең нәтиҗәсе техниканың төзеклеге, дизель ягулыгының тиешле күләмдә әзерләнүе, «тимер ат»ларның хуҗалы булуы белән бәяләнә. Гомуми картина буенча район язгы чәчүгә әзер дияргә мөмкин. Әмма уңай күренешләр белән беррәттән кимчелекләр дә аз түгел. Техниканың әзерлеге дигәннән, язгы чәчүдә катнашасы 716 (крестьян-фермер хуҗалыгы техникаларын да кертеп) тракторның бүгенге көндә 592се әзер. Шуларның 83е төзекләндерү процессында булса, 41е әле һаман да ремонт көтә. «Сорнай»да - 8, «Маяк», «Сосна», «Алга», «Уңыш» җәмгыятьләрендә 3әр техниканың бүгенге көнгә кадәр ремонтланмавы җитәкчеләрнең эшне дөрес оештырмавы белән аңлатыла.
Кыр эшләрендә төп фигура булган механизаторлар белән тәэмин ителеш бүген ни хәлдә? Узган елгы чәчү алдыннан 38 тракторның иясез торуы кебек хәлләр быел да кабатланмасмы? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Рәис Зәки улы Гатауллин белдерүенчә, әлеге мәсьәләнең торышы четерекле булып кала бирә. Язгы чәчү ишек кагуга карамастан, 24 трактор һаман да хуҗасыз килеш. Мәсәлән, «Сорнай»да, Рәхимов исемендәге җәмгыятьтә, «Активист»та 3әр механизатор җитешми. «Кыкзыш юл», «Нөнәгәр», «Уңыш», «Арбор», «Сосна», Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчеләренә дә тынычланырга иртәрәк, чөнки һәрберсендә бер яки ике техника үз хуҗасын көтә. Югыйсә, чәчүгә санаулы көннәр калып бара. Механизатор табу белән генә дә эш бетми, аңа тапшырылган техниканы яхшылап тикшереп чыгу да күп вакыгт таләп итә.
Техникаларның төзеклегеннән кала дизель ягулыгын әзерләү дә мөһим чараларның берсе. Бүгенге көндә җәмгыятьләрнең күбесе ташламалы ягулыкка исәп тота. Әмма чарасын табып, алдан хәстәрен күргән «Алга» җәмгыяте тиешле күләмдә ягулык әзерләгән инде, шулай ук «Татарстан», «Яңа тормыш», «Труд», «Кама» да 34- 40 процент дизель ягулыгы туплаган.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, кимчелекләрне кичекмәстән бетерү язгы чәчү вакытындагы проблемалардан азат итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250