Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Язуын күрсәң, өскә карыйсың икән (фото)

Җылы көннәр түбә кыекларына боз сөңгеләре элде, авыш түбәләрдән җепшек карлар шуып төшә башлады. Як-ягыңа, аска-өскә каранып йөрмәсәң, аяк өсте килеш бәлагә дә юлыгуың ихтимал.

Башларына боз сөңгесе төшеп, кар астында калып имгәнүчеләр мондый чорда еш ишетелгәли. Районда җәмәгатьчелек урыннарында, балалар учреждениеләрендә саклану чараларын күреп, ленталар сузып куйганнар. Үзәк хастаханә ишегалдында лента сузып кына калмыйча, диварга сак булырга өндәп листовка да ябыштырганнар. Күзгә ташланып ук тора, алай иткәндә күтәрелеп өскә дә карыйсың икән ул. Боз сөңгеләре түбә кыекларын бизәп, ялтырап эленеп торсалар да, балалар өчен дә, зурлар өчен дә куркыныч матурлык алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250