Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Язылган өчен iPad» конкурсы призерлары арасында балтачлылар да бар.

"Татмедиа" ААҖ 2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылучылар арасында «Язылган өчен iPad» конкурсы үткәрде.

Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм квитанцияләр күчермәләрен почта яисә интернет аша Казандагы адреска җибәрергә тиеш иде. Ә җиңүче бүтәннәрдән алдарак һәм иң зур суммага подписка рәсмиләштергән абунәче булырга тиеш иде.
Күптән түгел бәйгегә нәтиҗә ясалды. Төп җиңүчедән тыш, 50 абунәче кызыксындыру призларына - китап һәм канцтоварлар җыелмасына ия булды. Алар арасында райондашларыбыз - коллегабыз, үткен каләм иясе Рәфыйк Шәрәфиев (Карадуган авылы), Арбордан Гөлүсә Шәйхиева, Салавычтан Зөбәрҗәт Фатыйхова да бар.
Шулай ук Кариле авылында яшәүче, бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Илсөя Һадыева да "Татмедиа"ның махсус бүләгенә лаек булды. Илсөя ханым призерлар исемлегенә кермәсә дә, күп газета-журналлар яздыртканлыктан китап белән бүләкләнде.
Бәйге җиңүчеләрен котлау һәм бүләкләр тапшыру киләсе атнага дип билгеләнде. Без аларны үзебезгә - "Хезмәт"газетасы редакциясенә чакырып тәбрикләячәкбез.
Фото: http://www.tetyushy.ru/ru/the-news/item/2538-ipad-za-podpisku.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250