Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әйдә Казанга барыйк, анда театр карыйк

Мәктәпләрдә язгы каникуллар барышында, балалар ял иткәндә, 23-26 март көннәрендә Г.Камал театрында махсус яшь тамашачылар өчен спектакльләр көтелә.

Театрдан хәбәр итүләренә караганда, биредә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча театраль феерия - «Кечтүкле уен» һәм Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакльләре күрсәтеләчәк.
23 мартта 12.00 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә «Кечтүкле уен» тәкъдим ителә. Спектакльнең режиссеры - Камал театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. «Кечтүкле уен» - татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында чишелгән спектакль, ул алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырмы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар - шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр - безнең каһарманыбыз аларны җиңәрме? Спектакль 6 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар өчен тәгаенләнә/
24 һәм 25 мартта 14.00 сәгатьтә театрның Кече сәхнәсендә агымдагы сезон премьерасы - «Авыл эте Акбай». Бу - һәркемгә таныш пьеса, әлеге спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнде. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 80нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендар дип атарга мөмкин. Акбай авылда яши һәм монда аңа бик ошый. Саф һавада, киң сахраларда йөгереп уйнарга да, тамак туйганчы рәхәтләнеп ашарга да була. Тик аның белән бер йортта яшәүче песи Тәмлетамакның гына күңеле тыныч түгел. Беркөнне телевизордан күргән шәһәр дигән бик матур җиргә китәсе килә аның. Ничек кенә шунда эләгергә? Юлда бит куркыныч, урман аша чыкканда аю-бүреләр очравы бар. Хәйләкәр Тәмлетамак Акбайдан да тугры, эчкерсез иптәш таба алмаячагын аңлый. Һәм аны бергә барырга үгетли башлый. Әлбәттә, шундый хәтәр юлга Акбай Тәмлетамакның берүзен җибәрми инде, бер көнгә генә барып килергә риза була. Спектакль 1 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар өчен, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Фото: http://www.kamalteatr.ru/news/kamalnews/1626.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250