Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Йолдызлык»тан җиңү яулап кайткан Илүзәдән 5 сорауга – 5 җавап.

Яшьләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестивале агымдагы елның иң матур һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булды. Чөнки Балтач урта мәктәбененнән Илүзә Габдрахманова конферанс номинациясендә үз яшь категориясендә өченче урын яулады.

Районда беренче тапкыр конферанс номинациясендә жиңү яуланды. Шул уңайдан без Илүзәгә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Илүзә, сине беренче чиратта зур җиңүең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын үзеңә.
- Бик зур рәхмәт.
- Без сине биюче буларак беләбез. Ел саен "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә дә нәкъ менә шушы номинациядә катнаша идең.
- Әйе, мин 8 яшьтән бию белән шөгыльләнәм. Төрле конкурсларда, "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә дә яулаган уңышларым байтак.
- Ә быелгы фестивальдә без сине бөтенләй башка өлкә - конферанс буларак күрдек. Бу кемнең идеясе булды?
- Идея үземнеке иде. Минем үземне икенче яктан сынап карыйсым килде, чөнки гел бертөрлелек туйдыра.
- Илүзә, республика этабының I туры нәтиҗәләре буенча конферанс номинациясендә сез Салавычтан Инсаф Зарипов, гимназиядән Расил Габделганиев белән жиңү яуладыгыз, ә икенче турга бары син генә үттең. Ә финалда җиңү яулармын дип уйлаган идеңме?
- Юк, уйламадым. Чөнки уртанчылар төркемендә талантлы балалар бик күп иде, аларның кайберләре инде 4-5 ел дәвамында конферанс номинациясендә катнаша. Финалда өченче урын яулау минем өчен бик зур дәрәҗә булды, чөнки концертлар алып бару белән мин әле бер ел гына шөгыльләнәм.
- Киләчәктә иҗади тормышыңны кайсы юнәлеш буенча дәвам итәргә уйлыйсың?
- Минем иң зур хыялым Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кереп, хореограф белгечлеге алу. Балаларны биергә, сәхнәдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтәсем килә.
- Ак хыялларың тормышка ашсын, Илүзә. Әңгәмәң өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250