Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әйтер сүзем бар

Әйттең ни, әйтмәдең ни...

Кичкырын бистә тротуарларыннан эштән кайтам. Шыр боз. Таеп егылсаң беттең инде, я берәр җирең сына, я башыңа зыян килә. Шуннан ук балалар да йөри. Бөтен кешедә дә яхшы аслы аяк киемнәре булалмый, алар бик кыйммәт йөри, акчасызлар арабызда бик күп. Ком да сипмәгәннәр ичмасам.
Ул үзәк мәчет тирәләре бигрәк яман. Ярый безнең аяк киеме таймый, алдагы абзый артыннан мин дә чүгә идем, әнә ул, узып баручы хатынга тотынып калам дип аны да екты, анысы бер нәзберек булып чыкты, абзыйны битәрли үк башлады. Ир-аттыр бит син, хатын-кызга тотынып калырга, имеш. Китте аңлашылмаучанлык, мәчет янында дип тә тормыйлар, гөнаһысыннан да курыкмыйлар. Егылмасалар бәндәләр бер-берсенә ямьсез сүзләр әйтешмәс иде, әгәр әйбәтләп ком сибеп куйган булсалар, беркем дә барып төшмәс иде. Әйттең ни, әйтмәдең ни. Барыбер эшләмиләр, тротуарларны комлап булса да куймыйлар.

А.Насыйрова,
Балтач.
Фото: nabludatel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250