Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Югалтуларсыз яшик

Халыкара хезмәт оешмасы 2003нче елда 28нче апрель көнен рәсми рәвештә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип игълан итте.

Әлеге көндә дөньядагы 100дән артык илдә җәмәгатьчелек карашын җәлеп итүгә юнәлдерелгән төрле акцияләр үткәрелә, бу беренче чиратта социаль партнерларны һәм күпсанлы белгечләрне хезмәтне саклауда хәл ителәсе мәсьәләләргә, эш урыннарында хезмәт культурасын күтәрүнең әһәмиятен арттыруга җәлеп итүдә чагыла. Иң беренчеләрдән булып, 1989нчы елда Американың һәм Канаданың эшчеләре хезмәт урыннарында зыян күргән һәм һәлак булган иптәшләре истәлегенә багышлап, акция оештырулары әлеге идеяне барлыкка китерә.
Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында 2011нче елга барлыгы 369 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, шуның берничә кешенең берьюлы, ягъни төркемләп имгәнүе - 27, нык җәрәхәтләнүчеләр - 246, һәлак булучылар 96 очрак. 2012нче елның беренче кварталында да 3 төркемләп имгәнү, 48 нык җәрәхәтләнү, 21 үлем очрагы теркәлгән булган.
Республикабызда ел саен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне унаеннан, хезмәтне саклау культурасын күтәрүгә һәм алга таба эш урыннарында җәрәхәт алуны киметүгә багышланган чаралар үткәрелә. Хезмәттә имин шартлар тудыру буенча әлегә республиканың барлык предприятиеләрендә дә тамырдан үзгәреш күзәтелә дип әйтеп булмый.
Эш бирүче профилактик чаралар, вакытында үтәргә тиешле медицина тикшеренүе уздыруга, хезмәт таләпләре буенча эш урыннарына аттестация үткәрүгә, хезмәткәрләрне махсус шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүдә экономия ясый. Болар белән бәйле рәвештә, хезмәткәрләр үзләренең сәламәтлекләрен, тормышларын куркыныч астына куялар, нәтиҗәдә, икътисадыбыз - хезмәт ресурсларының бер өлешен, илебез - үзенең гражданнарын, хатыннар - ирләрен, ә балалар - ата-аналарын югалта.
Җитештерү өлкәсендә бәхетсезлек очраклары үзеннән-үзе килеп чыкмый. Һәр бәхетсезлекнең сәбәбе бар һәм безгә алар белән көрәшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250