Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юкса, юбилей түгел

Күптән түгел сакчылык бүлегендә озак еллар үз кыйблаларына тугры калган хезмәткәрләрне хөрмәтләп уздылар (рәсемдә).

24 еллык тарихы булган оешмада 20 ел тырышып эшләүче Гөлсирә Нәҗмиева һәм Нурия Сафиналарның хезмәтен аэропорт диспетчерларныкына тиңләргә була. Пульт каршында утыручы хезмәткәрләрнең ялгыш бер адымы кемнеңдер гомер буе җыйган малын мизгел эчендә юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа да алар еш кына контролер да, психолог та. Чөнки килеп туган хәл вакытында киңәш-табыш белән ярдәм итәргә дә туры килгән чаклар була. Менә шулай пульт артында кешенең мал-мөлкәтен караклардан саклап, тынычлыгын тәэмин итү юнәлешендә 20 ел вакыт сизелми генә үтеп тә киткән. Зур таләпчәнлек белән, сынаулар аша эшкә алынган кызлар бүген дә нәкъ ике дистә ел элек хезмәт урынына ашкынып килә һәм шатланып өйләренә юнәлә. 1999нчы елгы илдә барган үзгәрешләр чорында да үз кыйблаларына тугры кала алар. «Хезмәт хакы түләргә акча юк, товарлата биргән елларда да кызлар эштән китмәде. Әле бит алар арасында гаиләләре белән биредә эшләүчеләр бар. Тора-бара авырлыклар үтеп, сабырлыкның матур нәтиҗәләре дә озак көттермәде», дип искә алды бүлекнең элеккеге җитәкчесе Фаил Карипов очрашу вакытында. Чыннан да, нык тупланган коллектив кына авыр сынауларга түзеп, үз йөзен саклап кала ала. Бүлек оешкан көненнән кадрлар ягыннан зур үзгәреш кичерде дип әйтеп булмый. Үзгәрсә дә, бары лаеклы ялга китү сәбәпле генә коллектив яшь белгечләр белән тулыланды. Ә менә үз һөнәрләренең чын осталары булган Гөлсирә Нәҗмиева һәм Нурия Сафиналар исә аларга дөрес юнәлеш күрсәтүче остаз дияргә кирәк. Буш урынга казык кагып, яңа бина төзегән чакларда төп вазыйфаларыннан тыш, башка хезмәтләрне башкаруда да башлап йөрүчеләрдән була кызлар. Коллектив һәм җитәкчеләре Айдар Хәйретдиновның гүзәл затларны шушылай хөрмәтләүләре бары сокланырга мәҗбүр итә. Юкса, коллективның яки хезмәткәрнең юбилее да түгел. Биредә бары җитәкченең тырыш хезмәтне олылавы, хөрмәтләве зур чагылыш таба. Ә бит бер урында 20 ел эшләп матур нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр һәр коллективта бар. Тик нигәдер алар гел күләгәдә кала. Сакчылык бүлеге исә хезмәткәрләрнең эшен югары бәяли, хөрмәтен дә мулдан күрсәтә белә. Шуңа да биредә эшләүче һәр хезмәткәр җитәкчеләре Айдар Хәйретдиновның киң җилкәсе артында үзен ышанычлы хис итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250