Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлларда кеше язмышы

Көннәрнең җылытып җибәрүе һәм күп кар явуы соңгы вакытта юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерде.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозу, машина йөртү осталыгы күнекмәләренең булмавы, һава шартларының начарлануы юл фаҗигаләренең төп сәбәбе булып тора.
Республика районнарында соңгы көннәрдә генә дә бик күп юл-транспорт һәлакәтләре теркәлде. Күбесендә балаларның зыян күрүе һәм аларның барысы да махсус утыргычсыз булганлыгы ачыкланды.
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда агымдагы елда дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 2нче гыйнвар көнне Кариле авылында 14 модель машина «Хундай» белән бәрелешә. Шоферларның берсе исерек хәлдә була. Түбән Шубан авылында, Балтач -Шәмәрдән юлының Юнчы чакрымында, бистәнең Нариман урамында булган юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе каршы як полосага чыгу белән аңлатыла. Нәтиҗәдә зыян күрүчеләр һәммәсе дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.
Статистикага күз салсаң, һәр өченче юл-транспорт һәлакәте тизлек арттыру нәтиҗәсендә барлыкка килә. Нәкъ менә югары тизлек машина белән идарә итүгә аяк чала, бигрәк тә кышкы юлда. Һава шартларының начар, кар күп яву нәтиҗәсендә күз күреме түбән булу сәбәпле юлларда үтә дә игътибарлы булу таләп ителә. Каршы як полосага чыгудан тыелыгыз, куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытмагыз. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз! Барасы юллар озын һәм киң, әмма аларда кеше язмышы булуын беркайчан да исегездән чыгармагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250