Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлсызлыктан тилмермибез

Балтач шәһәр тибындагы бистәдә барлыгы 110 урам исәпләнә, юлның километражы 48 мең метрга җитә.

Кышын шушы юлларны чистарту, аның өстенә социаль объект тирәләрен кардан арындыру әлегә эшкә җаваплы оешмалардан күпне таләп итә. Бүгенге көндә Балтач урамнарын чистарту эшен «МДСУ-1» оешмасы башкара һәм биредә аның алты техникасы катнаша. Күптармаклы торак-коммунапь хуҗалыгы социаль объектлар тирәсенең чисталыгы өчен җавап тотып, бу эшкә 4 техниканы җәлеп итә. Гыйнвар ае ноябрь, декабрь айларына караганда чагыштырмача «кар»сыз булды. Әмма буранлы көннәрдә дә бистә халкы юлсызлыктан тилмермәде. Халык иртән эшкә, балалар мәктәпкә барганчы техникалар һәр урамда булып беренче заезд ясый. Бу карны «бәреп» чыгу, ягъни беренчел юл салу дигән сүз. Ә төшке аштан соң әлеге юлларны биш метрга киңәйтү каралган. Урта мәктәп, гимназия урамнары, белем йорты тирәләре балалар укырга килгәнче чистартылып куела. Бистә территориясендәге кар экология таләпләре буенча «Балтач сөт-май комбинаты» артына чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250