Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Запастагы майор, хәрби табиб Рәис Каюм улы Вәлиев, гомергә үзе булып калды

Аның белән беренче очрашуыбыз әле дә күз алдымда.1979 елның җәе. Каршымда хәрби киемнән күпләрне кызыктырырлык яшь кенә бер егет басып тора. Ә ул елларда андый хәрбиләрнең дәрәҗәсе....

Танышып киттек. Кыска вакытлы ялга кайткан чагы икән, безнең авылга апаларына төртке бура карарга килгән. Менә шуннан бирле дуслыгыбыз дәвам итә.
Күпләр игьтибар бирә торгандыр, Рәиснең йөрү, үз-үзен тоту рәвеше рәвеше үк аның хәрби кеше булганың сөйләп тора. Сөйләме ачык, сүзен кистереп, икеләнергә урын калдырмаслык итеп әйтә белә. Запастагы майор, хәрби табиб Рәис Каюм улы Вәлиевның хезмәт юлы бик күпләргә үрнәк итеп куярлык шул.
Армия өчен махсус табиблар хәзерләүче югары уку йортын тәмамлаган , аннан соң Германиядә укып белгечлеге буенча өстәмә белем алган, зур тәҗрибә туплаган хирург-травматолог гомеренең иң дәртле, яшь, көчле, матур чагы армиядә үтә.
Кайларда гына хезмәт итәргә туры килмәде аңа. Төрекмәнстан, Балтыйк буе илләре, Әфганстан, Чечня һәм соңгы тукталыш ерак Камчатка. Кайнар нокталарда хезмәт иткәндә бик күп егетләребезне авыр яралардан савыктырган якташыбызның үзенең дә үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытлары аз булмады.
Бер-бер артлы әнисен, улын, апасын мәңгегә югалту ачысын да татырга туры килде аңа. Ихтыяр көче зур булды аның. Һәркайсын вакытында тиешле дәрәҗәдә кабул итә белде, Һәрвакыт үзе булып кала килде.
Аның батырлыклары һәм авыр хезмәте илебез тарафыннан да югары бәяләнде, "Кызыл йолдыз" ордены, күп кенә медальләр белән бәяләнде. 1994 елдан бирле Рәис район үзәк хастаханәсендә алыштыргысыз хирург-травматолог. Күп еллар әфганчы-сугышчыларның район Советын җитәкләүгә дә вакыт тапты.
«Сынган, ватылган җирләрне аннан да яхшы белүче, дәвалаучы табиб юк», диләр аның турында. Чыннан да шулай. Аның югары квалификацияле табиб булуын минем үз җилкәмдә берничә тапкыр татырга килде. Сынган җирләрдән улымны, ике оныгымны, алардан кала үземне өч мәртәбә дәвалаганы булды .Әнә шулай йөзләрчә кешене дәвалап, гомерлек гарип булудан саклап калды инде Рәис.
Инде 60 яшьлек юбилей көннәрен каршылыйм дигәндә, улларын башлы-күзле итәргә җыенган бер мәлдә, ничарадан-бичара кабат аны эшенә чакырып алдылар. Бер минут тынычланып торырга да ирек бирмиләр аңа. Кичен дә аның өеннән кеше өзелми. Төрле хастаханә юлын таптап та уңай нәтиҗә күрмәгәннәр соңгы чиктә аңа килә. Моңарчы берәүне дә кире бормады. Нуриясенең дә килгән кешене чәйсез җибәргәне юк.
Кешегә игьтибарлы, миһербанлы булган, үз эшен яхшы белгән осталарны халык онытмый шул, хөрмәт итә. Һәрдаим аның ярдәменә таяна. Ә андый оста тагын кемгәдер ярдәм итә алуыннан куаныч таба, җан тынычлыгы ала. Үзе дә белмичә, җирдә үзе турында матур истәлекләр калдыра. Менә шундый шәхес ул Рәис Вәлиев. Ходай аңа исәнлек-саулык кына бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250