Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзе өчен дә, кеше өчен дә...

Килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы алып, мул табын артында тәмле чәй белән сыйлау татарның канына сеңгәндер инде ул. Чөнки кайсы гына татар гаиләсенә кермә, хуҗалар чәй әзерләргә керешә. Бу инде милләтебезнең кунакчыллыгын күрсәтә.

Минем сезне Чутай авылында яшәүче Нургаян җизни һәм Әлфинур апа гаиләсе белән таныштырасым килә. Һәр гаилә үзе өчен дип тырышса, Нургалиевлар - абый-апаларын, туган-тумачаларын да кайгыртып, ярдәмләшеп яши. Аш-туй уздырасы, печән өсте булса, күршеләр белән бер-берсенә булышып, күмәкләшеп эшлиләр. Ике малай, ике кыз тәрбияләп, аларны олы тормышка аяк бастырып, хәзер өлкән уллары белән киленнәре тәрбиясендә гомер кичерәләр.

Киленнәре Фидания да үзләре шикелле ачык йөзле, аш-суга оста, тәмле мич ризыклары пешереп, әти-әнине, килгән кунакларны хөрмәтләп каршы ала. Ноябрь бәйрәмнәрендә Нургаян җизнигә 70 яшь тулды, Әлфинур апа белән бергә яши башлауларына 45 ел. Һаман да олы хөрмәткә нигезләнгән саф мәхәббәтне саклый­лар әле алар. Ир кеше - иген басуы, хатын - иген тулы келәт, диләр. Игенне кадерләп саклаучы келәтең белән бергә балаларның тәүфыйклылыгына, бәхетләренә куанып, соңгы сулышыгызга кадәр кул тотынышып гомер кичерергә язсын Сезгә.

Җәмгыятебездә кунакчыл, бер-берсенә ярдәмчел гаиләләр күбрәк булса, яшәве дә җиңел һәм күңелле булыр иде.

Малмыж шәһәреннән НИЗАМИЕВЛАР гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев