Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзебезнең шәрабләр дә әйбәт

Алкоголь продукциясе җитештерү күләме буенча Татарстан Республикасы ике ел рәттән (2010, 2011 елларда) Идел буе федераль округы регионнары арасында беренче урынга чыкты.

Җитештерелгән продукция кулланучылар базарында киң ассортиментта тәкъдим ителә. Татарстан кампанияләренең күбесе чит ил базарларына да чыга башлады. Узган елгы бәйгедә үзебездә эшләнгән шампан белән Кагор шәрабләре беренчелекне алды.
Безнең районда барлыгы 127 сәүдә ноктасында алкогольле продукция белән сәүдә ителә. Узган ел районда 517 мең литр алкогольле эчемлекләр сатылган, шуның 418 мең литры - аракы. Әлеге күрсәткеч 2010 ел белән чагыштырганда, 98 процент тәшкил итә. Кеше санына бүлеп караганда, безнең районда кеше башына 15,3 литр (Сабада - 17,5, Кукмарада - 13,8, Арчада 16,2 литр) алкогольле эчемлек туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк, читтән кергән алкогольле эчемлекләр-нең 9 миллион литры дәүләт стандартлары таләпләренә туры килмәгән һәм сәламәтлеккә куркы-ныч янаган иде. Әлеге сыйфатсыз эчемлекләр юк ителде. Продукцияләре гел утильгә китә торгач, сигез җитештерүче безнең республикага алкогольле эчемлекләрне кертүне туктатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250