Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзенчәлекле котлаулар язып, бизәп әзер итеп бирәбез

Гомер бәйрәмнәре... Ярый әле тормышыбызны яктыртып, икенче бер - үзгә, күңелле төсмер кертергә алар бар.

Туганнан алып, безнең белән янәшәдә «атлаучы» мондый истәлекле көннәр, килешәсездер, янәшәбездә безне аңлаучы, ихлас кайгыртучы якыннар - туганнар, ышанычлы дуслар булганда, кемдер сине котлап, җылы сүзен, ихлас теләкләрен әйткәндә генә кадерле һәм кирәкле.
Мондый көннәр көтеп алган бәйрәмгә әйләнсен, аларның һәркайсы онытылмаслык бер якты хатирә булып истә калсын өчен, әлбәттә инде, җылы сүздән тыш үзгә бүләк тә кирәк.
Юк, һич кенә дә кыйммәтле асылташлар, купшы машиналар, чит илгә юлламалар турында түгел сүзебез. Җан җылысы кушылган, гади дә, затлы да була алган бүләк турында әйтүебез.
Моннан соң сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, андый бүләкне кайдан табыйк соң дип баш ватарга туры килмәячәк. Уйладык-уйладык та, элеккеге традицияне яңартып, редакциядә котлау папкалары эшләүне торгызырга булдык.
Иң мөһиме: сезгә папкаларны кайдан алыйк дип тә, текстларны кемнән яздыртыйк дип тә баш ватасы түгел - барысы да үзебездә һәм егет-кызларыбыз сезгә «ә» дигәнче ярдәмгә киләчәк.
Төсле буялар, сезнең үтенечне искә алып, төсле рәсем яки фотолар белән бизәлгән, матур теләкләр, котлау сүзләре язылган мондый папкалар һәрбер юбилейны, туган көннәрне, туйларны, башка истәлекле бәйрәмнәрне «җылытырга», бизәргә сәләтле, үзенчәлекле бүләк булачак.
Килегез, шалтыратыгыз: 2-62-46.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250