Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзәктәге тукталышка эскәмия булсын иде, ди әбиләр

Бер көнне үзәктән редакциябезгә таба төшеп барам. «Универмаг» каршында ике әби басып тора, сумкалары да хәйран зур күренде, район үзәгенә кирәк-яракларын алыр өчен килгәннәр иде ахры. Арлы-бирле йөренеп автобус көтәләр икәүләп.

Шулчак берсе уфылдап: «Шушында өлкәннәргә утырып я сумкаларны куеп торырга дип нигә бер эскәмия кебек әйбер куймыйлар икән? Җиргә куеп торасы килми бит әле ашау тулы сумканы», дип куйды. Яннарыннан жәлләп кенә үтеп киттем. Ярый әле автобус озак көттермәде. Әлеге сорау бер бу әбиләрне генә борчымыйдыр дип беләм. Чөнки шушындый ук проблема «Факел» клубы янындагы тукталышта да бар. Җитәкчеләребез бу гозерләргә дә колак салсын һәм үзара салым җыйганда халык фикерен дә исәпкә алсыннар иде.
Фото: vesti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250