Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Зөлфәт Зиннуров үзе дә, гаиләсе дә хастаханәдә

"Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Бу хәл 13 февраль көнне төнге сәгать бердә булган. Ә алдагы көнне Зөлфәтнең тормыш иптәше Гөлназны һәм кызы Зәлияне хастаханәгә салганнар.

- Кызыбыз авырта иде, температурасы бер менеп, бер төшеп интектергәч, табиблар хастаханәгә салырга булды. Хәзер температурасы төшкән, Аллага шөкер. Аларны урнаштырып, өйгә кайкач, эчем авырта башлады, кинәт температурам күтәрелде. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Казанның 12 нче хастаханәсендә ятам. Хәлем яхшы. Шунысы ошады: монда эшләүчеләр барысы да матур итеп татар телендә сөйләшә, аларны тыңлавы колагыма рәхәт, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Зөлфәт Зиннуров.
Зиннуровларның берьюлы бөтен гаиләләре белән хастаханәгә эләгүләре кызганыч. Зөлфәт үзе шаяртып: "Авыртсак та, бергә авыртабыз бит без!" ди.

Чыганак: Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250