Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бармак эзен... ирекле рәвештә

Ирекле рәвештә бармак эзе тапшыру (дактилоскопия) «Россия Федерациясендә дәүләт бармак эзе алу регистрациясе» турындагы федераль законга нигезләнеп башкарыла.

Районда яшәүче һәркем Федераль Миграция хезмәтенең Балтачтагы идарәсенә (паспорт бирү бүлеге) килеп, бармак эзләрен калдыра ала. Нигә кирәк ул, диярсез? Бу процесс халыкның мәнфәгатен кайгырту максатыннан эшләнелә. Кеше тормышында төрле вакыйгалар була - кемдер күңелсез хәлгә юлыгырга, хәтерен, аңын җуярга, кемдер бәхетсезлек корбаны булырга мөмкин. Шулчак бармак эзләрегез сезнең кем икәнлегегезне, кайда яшәгәнлегегезне белергә, туганнарыгызны, якыннарыгызны табарга ярдәм итә. Су басу, җир тетрәү кебек табигый бәла-казалар, террорчылык актлары, авиация, тимер юл һәлакәтләре вакытында зыян күргән һәм үзе турында мәгълүмат бирерлек хәлдә булмаучыларга, я булмаса шәхесен ачыклаучы документларын югалтучыларга да бармак эзләре ярдәмгә килә. Күреп торабыз, дөньялар тыныч түгел. Шуңа да карамастан, гел хәрәкәттә үзебез, илдән-илгә сәяхәт кылабыз, ял итәргә барабыз. Андыйларга бармак эзләрен тапшыру аеруча мөһим. Әгәр бармак эзе тапшырырга уйлыйсыз икән, Федераль Миграция хезмәтенең Балтачтагы идарәсенә үзегез белән паспортыгызны, 14 яше тулмаган балаларның туу таныклыгын, опекага яки тәрби¬ягә алу турындагы документларны алып килүегез сорала. Гариза килгәч языла. Әлеге процедура бары берничә минут вакытны гына ала. Гаризада һәм дактокартада күрсәтелгән мәгълүматлар ТРның Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250