Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйләргә яратучыларга

Халык бюджеты» проектын тормышка ашыру кысаларында «Бердәм Рәсәй» һәм «Гомумрәсәй халык фронты» канаты астында муниципаль берәмлекләрдә «Кешеләргә эш һәм хезмәт хакы» дип аталган яңа проект гамәлгә кертелде. Бу проектны район мәшгульлек үзәге һәм «Хәзерләү идарәсе» оешмасының Балтачтагы офисы тәкъдим итә. Өйдә торып эшләргә теләүчеләргә тагын бер мөмкинлек.

Әлеге проект дәүләт белән шәхси партнерлык өчен социаль яктан әһәмиятле юл. Бу буш вакыты һәм акча эшләргә теләге булганнар өчен менә дигән мөмкинлек. Проектның төп максаты - илебездәге эшсезләр санын киметү һәм пенсионерларның, инвалидларның, социаль яктан тормышлары бөтен булмаган гражданнарның матди хәлен яхшырту. Эшчәнлекнең төп нигезе булып, район, авыл җирлекләрендә яшәүче, эшләргә теләге була торып та төрле сәбәпләр аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен өйләрендә эш урыны булдыру тора. «Кешеләргә эш һәм хезмәт хакы» проекты әлеге даирә кешеләренә оекбаш, бияләй бәйләүне кәсеп итеп алырга тәкъдим итә. Бер караганда, әлеге хезмәт хатын-кызларга кагыла. Димәк, даими эш урыны булмаган, бәйләү эшенә сәләтле туташ-ханымнар дәүләттән 58 мең 800 сум күләмендә акчалата ярдәм алып, шәхси эшмәкәр булып, үз кәсебен булдыра ала. Беренче шарт булып гражданның беркайда да эшләмәве, район мәшгульлек үзәгендә исәптә торуы кирәк, шул очракта гына әлеге проект кысаларында килешү һәм бизнес-план төзеп була. Ул граждан үз кулы астына команда туплап та эшли ала. Бу мөмкинлекне Киров өлкәсенең Нократ Аланында урнашкан «Хәзерләү идарәсе» («Управление заготовок») оешмасы тәкъдим итә. Әлеге оешма республикабызның барлык төбәкләре белән дә хезмәттәшлек итә. Һәр районда үзләренең офисларын булды­руга ирешеп, нәтиҗәле генә эшләп киләләр. Нигездә, Кукмара итекләре белән дан тотсалар, хәзер кулдан бәйләнгән йон оекбаш, бияләйләргә дә сорау зур.

Балтачтагы офис җитәкчесе Наилә Иванова: «Әлеге оешма белән инде икенче елын хезмәттәшлек алып барабыз. Чынлап торып эшкә керешеп киткәннәр нәтиҗәлелеген һәм табышын күрә башладылар. Бигрәк тә пенсия яшендәге апалар, әбиләр бик теләп бәйлиләр. Мәктәпләрдә бәйләү түгәрәкләре оештырып та акча эшләү җаен табарга була. Һәр авыл җирлеге идарәсендә дә йон йомгаклар бар. Үзен сынап карарга теләгән кешеләр йомгакларны алып китеп бәйләп, шунда ук тапшыра алалар. Бу юнәлештә уңышлы гына эшләп килүче Югары Субаш, Кече Лызи, Норма һәм Чепья авыл җирлекләрен мактап телгә аласым килә. Ә шул ук вакытта бернинди нәтиҗә бирмәгән авыл җирлекләре дә бар - шунысы начар», диде әлеге эшкә нәтиҗә ясап. Шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән граждан әзер продукцияне офиска 108 сумнан тапшырса, сатуны үзе оештырганда 200 сумга кадәр керем алырга мөмкин. Мәсәлән, бер йомгактан кулга кала торган акча күләме: 3 пар ирләр оекбашыннан -105 сум, 4 пар хатын-кызларныкы өчен -120 сум, 6 пар яшүсмерләрнекеннән -150 сум, ә иң күп керем чыганагы булган балалар оекбашының 8 пары өчен - 164 сум була. Бияләй бәйләү белән шөгыльләнүчеләр 4 парга - 120 сум, 5 парга - 125 сум, 7 пар өчен - 135 сум һәм 10 пар балаларныкы өчен - 150 сум керем алачак.

Бу һөнәрне кәсеп итеп алып, хезмәттәшлек итәргә уйласагыз, район мәшгульлек үзәгенә (2-44 19) яки «Хәзерләү идарәсе»нең Балтачтагы офисына мөрәҗәгать итегез.

Офисның адресы: Ленин урамы, 28нче йорт, БТИ бинасы. Телефоны: 89178641440. Шунда ук 650 -1000 сумлык Кукмара итекләре дә сатыла. Рәхим итегез!

(реклама хокукларында)

Рәсемдә: Норма авылыннан Розалия Хәбибуллина бу кәсеп белән районда иң беренчеләрдән булып шөгыльләнә башлаган кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев