Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Чаян» журналыннан күчтәнәчләр

Сканворд Ринат АБЗАЛОВтан

МИНИСТРГА КЕРЕП ЧЫГУЛАР
Алмаз ХӘМЗИН
Министр ул үзенә күрә -
Шактый гына зур түрә!
Әби кеше моңа керә
Планнар үрә-үрә.
Мохтаҗлыкка чик куюны
Кереп-чыгудан күрә.
Министр ул - һай, әйбәт кеше!
Вәгъдәне мулдан бирә:
Иңнәреңнән сыйпап сөя,
Һич туктамый "ярар" дия.
Алдагысын чөнки белә -
Озакламый әби үлә.
ҖАЙ ЧЫКТЫ
Әзһәр ЗӘЙНИ
Көтмәгәндә бер яшь, чибәр туташ
Үлеп гашыйк булды үземә.
Эреп китте, базага мин сине
Эшкә кертәм, дигән сүземә.
САВАПЛЫ СӘҮДӘГӘР
Көне-төне хәмер сатып,
Күпләрне ач калдырды.
Күз яше сеңгән акчага
Бик зур мәчет салдырды.
ГАДЕЛСЕЗЛЕК
Каравылга да алмыйлар,
Өйдән куды хатын.
Өч дипломлы, тәҗрибәле
Фәннәр кандидатын.
Анекдотлар
- Полиция? Сезгә психиатрия клиникасыннан шалтыраталар. Безнең монда бер мәзәк авыру качты.
- Кыяфәте ниндирәк?
- Озын куе чәчле, пеләш.
- Ничек алай була ала инде?
- Аның мәзәк икәнен сезгә башта ук әйттем бит!
● ● ●
Бер ханым үзенең дус хатынына хәл белешергә килә.
- Иреңнең хәлләре ничегрәк?
- Беләсеңме, бик шәптән түгел шул. Көннәр буе ваннада балык тотып утыра.
- Алай булгач, аны психиатрга күрсәтергә кирәк.
- Мин дә башта шулай уйлаган идем, тик балык ашыйсы килә шул!
● ● ●
Минем хәлемне сез күз алдыгызга да китерә алмый-сыз, - дип зарлана пациент психиатрга. - Хатыным миңа сорау бирә, аннан соң аңа үзе үк җавап кайтара. Ә ярты сәгатьтән соң минем җавабымның ни өчен дөрес булмавын аңлата башлый!
БҮГЕНГЕ ШАГЫЙРЬЛӘРГӘ ТУГАН АВЫЛЛАРЫ ӘЙТКӘН СҮЗЛӘР
Клара БУЛАТОВА
Миндә туган идегез сез,
Буй җиткәнче үстегез.
Буйлар җиткәч буй җитмәстәй
Бөек булып киттегез.
Кем әйтмешли, кайтып тормый
Киттегез дә баттыгыз.
Шул Казанда - зур калада
Калыр урын таптыгыз.
Таптыгыз да ябыштыгыз
Шома өстәл артына.
Шуннан торып җыр язасыз
Туган авыл хакында.
Шигырьләрдә авыл дисез,
И, туган ягым, дисез.
Анысы сез дә бүтәннәрдән
Мине ким сагынмыйсыз.
Кайтасыз, чыгыш ясыйсыз,
Очрашулар кичендә.
Сез сөйләгән шигырь өчен
Колхоз акча күчерә.
Бусы әле болай гына,
Каршы килмим, кайтыгыз.
Тик халкымны кимсетәсез
Кайтып йөреп кайсыгыз.
Кем беләндер чәкешәсез,
Болай, танышлык белән.
Шуннан сәхнәгә менәсез
Кыршылган яка белән,
Кырылмаган сакал белән,
Үтүкләнмәгән балак һәм
Кыек галстук белән.
Күңел әрнеп сыкрап кала:
"Шушы дамы шагыйрь? - дип, -
Болай ару иде юкса,
Болар язган шигырь", - дип.
Уйлап куя: "Аты-заты
Тыйнак иде юкса", - дип.
Бәлки әйбәт булыр иде
Миндә калган булса, - дип.
ЙӨРЕМСӘК МӘЗӘКЛӘР
● ● ●
Әби өенә керә, караса, бабай виагра таблеткасын дүрт өлешкә бүлеп маташа.
- Нишлисең син? Аны бүлмичә эчәргә кирәк бит!
- Мин сине, бәлки, бары тик үбәргә генә телимдер.
● ● ●
Дөньядагы барлык илләр дә үзләренең законнары буенча яшиләр. Россия генә - мәкальләр һәм әйтемнәр белән...
● ● ●
Хастаханәдә кабул итү бүлмә-сендә авырудан сорыйлар:
- Сезнең алмашка җиңел аяк киемегез бармы?
- Бар.
- Халатыгыз?
- Бар.
- Урын-җир өчен җәймәләрегез бармы?
- Бар.
- Матрас, одеял, мендәрегез?
- Бар.
- Яхшы! Сезнең белән янәшә ак халаттан кем ул?
- Ә ул табиб, алай-болай сездә табиблар булмаса дип алып килгән идем!
● ● ●
Әз-мәз генә хатын-кыз логикасы:
- Нәрсә дип әйтергә инде хәзер аңа?
- Дөресен.
- Нинди?
- Белмим инде... Уйлап тап инде шунда берәр нәрсә...
● ● ●
Белмим, нишләргә инде миңа бу тешләрем белән? Дәүләт клиникасында тешләрегез таза, сау, диләр, ә шәхси клиникаларда төзәтеп, дәвалап бетергесез, дип әйтәләр...
● ● ●
- Бәйрәм белән!
- Нинди?
- Инвалидлар көне белән!
- Минем моңа ни катнашым бар?
- Ә син үзеңә фатир сатып алырдаймы?
- Юк.
- Үзеңә ошаган берәр машина?
- Юк.
- Нигә?
- Мөмкинлегем юк.
- Димәк, бүген синең бәйрәм - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250