Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ут хәвефеннән саклан

Быел республикада 1881 янгын булып, аларда 119 кешенең гомере өзелде, шуларның 12се балалар.

Июль аенда гына да 7 кеше (1се бала) янгында үлде. Районда 7 айда 12 янгын очрагы теркәлеп, 1 кеше үлде, 2 кеше тән җәрәхәте алды. 2 миллион 490 мең сумлык матди зыян килде. Аның зур өлеше Аландагы янгын нәтиҗәсе. Югыйсә, янгындагы кисәтү максатыннан гел урыннарга чыгып торабыз. План белән эшлибез, плансыз чыгып киткән чаклар да була. Оешма-предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә план буенча ел саен тикшерүләр үткәрелә, профилактик күзәтүләр белән шәхси хуҗалыкларда булабыз. Кая барсак та янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында аңлату эшләре алып барабыз. Һәр кеше үз хуҗалыгы территориясендә ут чыгу куркынычы булган әйберләрдән арынырга, янгыннан саклану чараларын күрергә тиеш бит инде. Үпкәләштән булмасын, искәрмәстән янгын күзәтчелеге инспекторы кереп гаеп таба икән, административ чара күреләчәк. Ягу-җылыту җиһазларың, электр әйберләрең дә төзек булсын.

Уку елы алдыннан
Шушы айда янгын күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган комиссия белән бергә мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр. Без үзебезнең өлкәгә кагылышлысын контрольгә алдык. Ремонт вакытында тиз янып китүчән материаллар кулланылмаганмы? Мәктәп, кабинет ишекләре дөрес ачыламы, куркыныч була калса, чыгу өчен запас юллар бармы... һәркайсы вак-төягенә кадәр игътибарга алынды. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча эшләр мактауга лаек. Әмма зур гына акча сорый торган эшләнәсе эшләр дә бар әле. Түбәләрне янгынга каршы матдә белән эшкәртү, биналарны янгын турында автоматик рәвештә янгын бүлекчәләренә хәбәр итү җайланмалары белән җиһазлау, су алу урыннары булдыру шундыйлардан. Аннан әзерлек чорында гына түгел, янгын куркынычсызлыгы ел әйләнәсе игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250