Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

УТТА ЯНМЫЙК, СУДА БАТМЫЙК

Узган ел су коену сезонында районда 13 кеше суга батып үлде.

Бик зур афәт бу. Халык ял итә, су коена торган урыннар Һәр җирлектә даими контрольгә алынырга тиеш. Сулыклардагы куркыныч урыннарга керергә ярамаганлыгын күрсәтеп табличкалар язып куелсын.
Халык массовый ял итә торган урыннарда, мәсәлән, Каракүлдә спиртлы эчемлекләр сатылырга тиеш түгел. Балалар ял лагерьлары янындагы сулыкларда барлык саклык чараларын да күрергә кирәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында җәйге сезонны хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен җаваплы җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куйды һәм бер үк вакытта янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү көндәлек игътибарда торырга тиешлеге искәртелде.
Фото: http://progorod43.ru/news/view/134753

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X