Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 июньдә референдумга барабыз - «Әйе» яки «юк» дияргә

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, 1 июньдә авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узачак.

Референдумда 18 яше тулган, сайларга хокукы булган һәр кеше катнаша. Һәм шушы категория гражданнарның һәркайсыннан 200әр сум күләмендә үзара салым җыю мәсьәләсенә мөнәсәбәтен белдерә.
Шунысын да әйтергә кирәк: бүгенге чорда үзара салым - авыл җирлекләренә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә финанс кытлыгыннан котылуның бердәнбер юлы. Өстәвенә, аларның күләменә карап, хөкүмәт тә ярдәм ышандыра.
Җыйналган акчалар юлларны яхшырту, социаль объектларны төзекләндерү, зиратларны тәртипләүгә тотылачак. Һәр җирле үзидарә аны нинди юнәлешкә тоту мәсьәләсен үзе планлаштыра. Һәм референдум бюллетенендә үк ул конкрет күренәчәк.
- Без җыйналган сумманы Балтач бистәсендә ял паркы төзүгә тотарга җыенабыз, - ди үзидарә җитәкчесе Илдар Габдрахманов. - Сорау да шулай куелачак. Катнашучыларга «әйе» яки «юк» дип җавап бирергә кирәк.
Фото: http://dotu.org.ua/stati/analiticheskie-stati/2201-referendum-vlast-naroda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250