Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне

Моннан 25 ел элек - 1989 елның апрелендә районда халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә беренче адым ясала - пенсия идарәсе составында өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге ачыла.

1996 елда социаль ярдәм күрсәтү оешмасы, ә 2002 елда социаль хезмәт күрсәтү үзәге оеша.
Менә шуннан бирле ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз, авыру өлкәннәребезгә көндәлек кайгырту, күңел җылысы бүләк итүче бу системада эшләүчеләрнең игелекле гамәлләрен үлчәрлек мизаннар юктыр, мөгаен. Өлкәннәребезгә картлыкларын үз нигезләрендә үткәрү мөмкинлеге бирелү генә дә, гомер көзләрендә ялгызлык юлдаш булучыларга иң зур бүләк, ләбаса.
Бүген районда әнә шундый 240 әби-бабай яши.
Аларга иллеләп социаль хезмәткәр, 9 шәфкать туташы хезмәт күрсәтә.
- Норма буенча бер социаль хезмәткәр үзен-үзе йөртә ала торган 6 яки урында ятучы дүрт кешене тәрбияләргә тиеш. Бездә дә бу таләпләр үтәлә, - ди социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. - Арада җидешәр әби-бабайга хезмәт күрсәтүчеләр дә бар. Хезмәткәрләребез барысы да өлкәннәр белән уртак тел табарга тырыша. Аларның көндәлек эш-мәшәкатьләрен генә түгел, гозер-үтенечләрен дә үз өсләренә алалар. Документлар, табиб белешмәләре артыннан йөрү дисеңме, берсен дә авырсынмый башкаралар. Алар турында әби-бабайларыбыздан рәхмәт сүзләре ишетү безгә бик күңелле.
Иске Көшкәт авылында яшәүче, унбер ел инде өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче Римма Павловадан да әби-бабайлар бик канәгать - 1 инвалид, 5 тыл ветеранына хезмәт күрсәтүче Римманың эш көне сәгатьләп бүленгән. Һәм һәр йортта ул көтеп алынган, кадерле кеше.
Зур Лызидан Маргарита Васильева, Нөнәгәрдән Рамилә Гомәровалар да, Римма кебек үк, үз тәрбияләрендәге өлкәннәргә группа алу, ИПРлар рәсмиләштерү кебек бик катлаулы мәсьәләләрне дә, иренмичә, ничәшәр кабат хастаханәләргә, Казаннарга барып, хәл итүгә ирешкән.
Шушы хезмәтләре генә дә - ә бит бу социаль хезмәткәр вазыйфасына кергән эш түгел, кызларның ни дәрәҗәдә кешелекле булуларын дәлилли. Мөмкинлеге булган өлкәннәрне әле төрле чараларда катнаштыру җаен да таба кызлар.
...Картлык - шатлык түгел, диләр. Бигрәк тә янәшәдә сызлану-авырулар өстенә ялгызлык та булса. Язмышның бу сынавына дучар булганнарны үзләренең мәрхәмәтле «кочагы»на алган һөнәр ияләренә, ихлас күңелдән, «Әле ярый сез бар» дибез.
Фото: http://77.82.148.15/index.php?cont=oiv_din&mcont=&menu=4&menu2=0&id=174&pg=18

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250