Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Автобус астында велосипедчылар үлә

Урынын һәм кагыйдәләрен белеп йөрмәсәӊ бала-чаганыӊ һәм зурларныӊ яраткан велосипеды куркыныч хәрәкәт итү төренә әверелә бара.

Бу сүзләрне безгә килеп ирешкән куркыныч хәбәр этәргеч бирде. 26 апрель төнендә, сәгать 12дә 30 минутта Казан шәһәрендә Декабристлар һәм Комсомольская урамы кисешкән чатта светофорныӊ кызыл утына карамыйча хәрәкәт итә һәм юл уртасында 1996 елгы велосипедта булган егетне бәрә. Үз чиратында, анысы да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган булып чыга, «Уӊ якка бару» юл билгесенә карамыйча юл уртасына чыга. Куелган тәлапләр буенча, аӊа велосипедттан төшеп, җәяүләп, тиешле билгесе булган урыннан чыгу каралган. Алган травмалар нәтиҗәсендә велосипедта хәрәкәт итүче якты дөнья белән хушлаша.

Агымдагы елда мндый хәләкәт Түбән Кама шәһәрендә, 12 апрель көнне булган иде, ул вакытта велосипедта хәрәкәт итүче «Лада Приора» җиӊел машинасына бәрелә, бәрелгән вакытта аны каршы як юл хәрәкәте ягына егыла һәм үтеп баручы автобус астына эләгә. Нәтиҗәсе шулай ук аяныч була, алган травмалардан велосипедчы һәлак була.

Әти-әниләргә балаларын велосипед белән урамга, транспорт хәрәкәте булган урыннарга чыгарып җибәргәндә саклык турында даими искә төшереп тору зыянлы булмас. Исән булыйк!

Фото: http://www.efir24.tv/all-news/incident/190493_decembrists_cyclist_died_under_the_wheels_of_the_bus/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250