Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бака күле Кенәбаш балаларының яраткан урыны

Кенәбаш балаларының җәй дә, кыш та яратып йөри торган күлләре бар, ул - бака күле. Җәй көне малайлар-кызлар анда су коенса, бүгенге көндә рәхәтләнеп тимераякта шуа.

Балаларга хоккей уйнау өчен Камил абый Гафуров барлык шартларын да тудырган, капка да ясап биргән, якты булсын өчен ут урнаштырган, кардан да чистартып тора, уен белән онытылып мәш килгән укучыларга күз-колак та була. Берничә ел рәттән мондый мөмкинлек алган малайлар һәм кызлар Камил абыйларына рәхмәт укып, киләчәктә аңа сәламәтлек һәм уңышлар теләп кала. Авылыбызда балаларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына үзеннән көч кертүчеләр бер Камил абый гына түгел, ләкин алары турында башка язмаларымда яктыртачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250