Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсенең икенче үзәк урамы Нариман турында

1нче июньдә узган референдум халыкта төрле фикерләр уятты.

Кемдер хуплады: җыелган акчаның гадел тотылган очракта халык файдасына булачагына ышанычын белдерде, ә кайберләре исә, бу буш куык булмасмы, дип икеләнде. Аз керемле гаиләләр, пенсионерлар, бик өлкәннәр, даими эш урыны булмаган гражданнар өчен 200 сум зур сумма бит, диючеләр дә булды. Ничек кенә булмасын сайлаулар үтте, халык үз фикерен белдерде, нәтиҗәләр ясалды.
Шушы референдум уңаеннан мин дә кулыма каләм алырга булдым әле. Сүзем бистәнең икенче үзәк урамы Нариман турында. Әлеге урамга (тар булганлыктан) бер яклы гына булса да тротуар кирәк. Чөнки җәяүлеләр өчен биредә юл юк. Дөрес, кайчандыр үзәккә якын өлешендә базар, үзәк мәйдан тирәсендә сукмак булган үзе. Ләкин халык хәзер машина юлына чыгарга мәҗбүр. Үзәк Ленин урамы ярминкә, бәйрәм, берәр мөһим чара яки төзекләндерү, юлларда казу эшләре алып барган, яисә инде юл һәлакәте булган очракларда ябылу белән барлык транспорт агымы Нариман урамына күчә.
Әле бит урамның як-ягында 2 балалар бакчасы да урнашкан, базар да янәшәдә генә. Шунлыктан иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә юл кырыена колонна булып тезелгән машиналар яныннан яшь балалар, бала арбалары белән үтеп китүе бигрәк тә куркыныч тудыра.
Язгы-көзге пычракларда, бозлавык вакытларында җәяүлеләргә икеләтә авырга туры килә. Урам буйлап көн дә күпме баланың җәяү гимназиягә укырга йөрүен дә истән чыгарырга ярамый. ЮХИДИ тарафыннан ел да үткәрелүче «Балаларга яшел урам», «Иминлек тәгәрмәче», «Сак булыгыз - юлларда балалар» кебек зур масштаблы акцияләр, мөһим чаралар районыбыз өчен, бигрәк тә, яшьләр һәм балаларыбыз өчен уңай нәтиҗә бирәме, уйланырга җирлек бар.
Төзек, таләпләргә җавап бирмәгән юлдан үткәндә иминлек турында уй алгы планга куелып, төзеклеген тәэмин итү кирәктер. Елдан-ел «тимер атлар» саны артып тора, юл салымнары да мәҗбүри рәвештә казнага туплана, ләкин сыйфатсыз юлларыбыз арта барган кебек. Район үзәгендә еш кына үзәк урамны алмаштырырдай юл мондый халәттә булырга тиеш түгелдер ул.
Иминлек турында сүз чыккач шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. ДОСААФ янындагы күпер дә бүгенге көндә сафтан чыгып бара. Елдан-ел кырые ишелеп, үтәр юлы тарая, хәтта күпернең кырларын чикләүче махсус корылмасы да юк. Бу да бит юл һәлакәте тудырырга бик мөмкин. Бәла-каза булганны көткәнче төзекләндерү эшләре башлансын иде, дип теләргә кала.
Соңгы ярты еллыкта үзәк Ленин урамында эш көннәрендә көндезге сәгатьләрдә «бөке» хасил була башлады. Казаннан кайткан туганнарыбыз да: «Шәһәрдә дә «пробка»га эләкмәгән идек, авыл урамында «бөке»дә утырдык - вәт, кызык!» - дип тел шартлатып көлделәр. Чыннан да, үзәктә машина куяр өчен махсус урын булмагач, юл кырые буйлап машина тезелә, ә үтәсе кеше рулен Нариман урамы ягына борып, тизлеген арттыра.
Әлеге мәсьәләләрне күтәреп, мин, бистәнең 1нче номерлы «Ак чәчәк» балалар бакчасының ата-аналар комитеты әгъзасы буларак, мәдәният үзәгендә балаларның концерты алдыннан чыгыш ясап, халыкны референдумга өндәгән Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нурия Зариповага да мөрәҗәгать иттем. Ул исә: «Бу урынлы күтәрелгән мәсьәлә, киләчәктә хәл ителер», - дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250