Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач район Сабан туе баш батыры кем булыр?

Хөрмәтле балтачлылар, якташлар, танышлар! Татар халкыныӊ милли Сабантуй бәйрәмен үткәрергә дә аз гына вакыт калып бара.

Елныӊ-елында бу йоланыӊ йөзек кашы булган татар көрәшендә безнеӊ көрәшчеләребез актив катнашып иӊ-иӊ батырларны ачыклыйлар. Гарифуллин Васыйл, Фидаиль Шакиров, бертуган Әхмәдиевлар, Рәфыйковлар, Хәйретдиновлар, Сафиуллиннар, Насыйбуллин Рафис, Хөсәенов Рифкатьләр һәм башка бик күп Рәсәй, Татарстан күләмендә данлыклы көрәшчеләребез белән горурланабыз. Аларныӊ да зур җиӊүләре шушы бәйрәмнәрдә чарланган бит.
Балтач район Сабантуй бәйрәмен үткәрү комиссиясе белән бергәләп Сезгә 2015 елда районныӊ баш батыры кем булачагын фаразларга мөмкинлек тудырабыз. Исемлектә булган яисә үзегезнеӊ фикер буенча кем баш батыр булып калырга мөмкин, дип санаган көрәшчене өстәп, тавыш бирә аласыз. Кем иӊ беренче дөрес итеп баш батырны атый, ул Балтач район Сабантуй бәйрәмен үткәрү комиссиясенеӊ истәлекле бүләгенә лаек була.

Әсхәдуллин Салават

Вәлиев Фердинанд

Гәрәев Айдар

Зәйнетдинов Рамил

Рәфыйков Руслан

Фатыхов Динар

Хәйретдинов Айдар

Хәйретдинов Ринат

Башка батыр

Тавыш бирүнең тәртибе ике төрле: беренчесе аның аноним тавыш бирү - сайтыбызның баш битендә тавыш бирү блогына кереп, исемлектә тәкъдим ителгән көрәшчене сайлыйсыз да, «әйе» төмәсенә басасыз.
Икенче ысул - Сабантуй бүләген отарга мөмкинлек бирә торганы. Безнең электрон почтабызга BaltasiRed2005@yandex.ru, үзегезнең фотосурәтегезне, фамилия, исем, отчествогызны тулысынча, телефоныгызны (хәбәрләшү өчен генә) һәм үз фаразыгызны язып (ул без тәкъдим иткән исемлектән аерылырга да мөмкин) җибәрәсез. Сезнең фараз Ф.И.О, фотогыз һәм хатның почтабызга килү вакыты безнең сайтыбыз битендә урын алачак.
Җиңүчене билгеләгәндә Сездән килгән хатның электрон почтага килү вакыты буенча исәпкә алыначак. Башладык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250