Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач волонтерлары республикада икенче.

Район социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында оешкан "Волонтер" үзәге кураторы Эльвира Әхмәдуллинаны чираттагы җиңүе белән тәбриклибез.

Республика күләмендә ай саен үткәрелүче рейтинглар буенча безнең районның волонтерлары икенче урынны яулаган. Һәр чарада актив катнашучы волонтерларга, аларның һәрвакытта яңалыкка омтылучан, эзләнүчән кураторына яңадан-яңа уңышлар телибез. Афәрин!!!
Сүз уңаеннан, Балтач, Куныр, Чепья урта мәктәктәпләренең волонтер отрядлары иң активлары булып санала икән, алардан башкалар да үрнәк алсыннар иде. Әлеге укучылар укудан соңгы вакытларында ветераннар янында булырга, бик күп төрле акцияләрдә актив катнашырга, инвалид балаларның өйләренә барып, клоуннар образында театральләштерелгән тамашалар һәм курчак театрлары күрсәтергә дә өлгерәләр! Вакытны файдалы һәм мәгънәле гамәлләр кылуга багышларга уйлаган һәркем волонтерлар сафына баса ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250