Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта 4 көн саен 1 исерек шофер туктатылган

Районда быелның беренче яртысында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8860 очрагы теркәлде.

Шуның 6327сен тизлекне арттырган өчен камералар яздырып алган. Инспекторлар тарафыннан төзелгән беркетмәләр саны 2533 һәм аларның шактые төрле оешмалар белән үткәрелгән берләштерелгән рейдлар вакытында язылды.
Ярты елда рульгә алкогольле эчемлекләр эчкән килеш утырган 41 шофер туктатылды. 4 көн саен 1 кеше дигән сүз. 25 шофер правасыз килеш юлга чыккан.
12 кешегә тиешсез җирдә куып узган өчен чара күрелде. Куркынычсызлык каешын эләктерүне онытып киләбез бугай инде. Бу таләпне көн саен 2,5 - барысы 475 кеше бозган.
Шулай ук кечкенә балаларны махсус креслосыз йөртүне дә дәвам итүчеләр бар. Ярты елда андыйлар 65 теркәлде. Рейдлар вакытында инспекторлар салган штрафларны түләмичә йөрүчеләргә дә чара күрелде. Ярты елда шундый 85 шофер туктатылды.
Инде аварияләр турында. Бөтен вак-төяген кертеп (машина куйганда янәшәдәгесен сыдырып китү, туктап җитә алмыйча арттан бәрдерү һ.б...), алары 148 очрак теркәлде. Аварияләрнең авыр тән җәрәхәтләренә китергәне 9 очрак. Балтачка җитәрәк Казан юлында бер хатын-кыз үлгән, 18е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.
Бездә эшне узган еллар белән чагыштыру гадәте яши. Бу җәһәттән үсеш булмавы сөендерә. Сакланып,кагыйдәләрне үтәп, бер-беребезне хөрмәтләп йөрсәк юлларыбыз һәлакәтсез булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250