Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балыкчылар ярышты

9 нчы март көнне "Хыял" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Нормабаш авылы буасында районкүләм кышкы балыкчылар ярышы уздырды. Әлеге ярышлар 2012 елда матур гына башлангыч алган иде, быел да купсанлы hәвәскәр балыкчылар соравы буенча үткәрелде.

Ярышларны яшьләр үзәге директоры - Илхам Фидәил улы Гайнетдинов ачып җибәреп, ярышларның узу тәртибе белән таныштырганнан соң, барлык регистрация узып, номер алган hәвәскәр балыкчылар бозга ашыкты.
Балыкчылар 2 сәгать дәвамында матур җырлар hәм хөкемдарлар күзәтүе астында балык тоттылар. Жюри hәрбер балыкчының "табыш" ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады.
Иң беренче регистрация узучы - Фидәил Мөхәммәтшин (Балтач)
Иң беренче балык тотучы - Алексей Григорьев (Балтач)
Иң олы балыкчы - Хәлиулла Асхадуллин (Кили, 01.04.1942 ел)
Иң күп балык тотучы:
Сан буенча (шт.)
1. Алексей Григорьев (Балтач, 26 шт.)
2. Ильнар Ахмадиев (Шубан, 10 шт.)
3. Юрий Степанов (Пор-Кутеш, 10 шт.)
Иң ерактан килүче балыкчы: Илшат Әхмәдиев (Казан, 25 литр бензин белән бүләкләнде)
Ярыш көнендә туган көн иясе: Айнур Калимуллин (Балтач, 09.03.1991ел)
Абсолют җиңүчене билгеләр өчен барлык җиңүчеләр янәдән бер сафка тезелде. Алар алдында билгеле бер аралыкны үтеп, боз тишү бурычы тора иде. Абсолют җиңүче булып Алексей Григорьев (Балтач) танылды.
Ярышта районыбыз җитәкчеләре, шулай ук ​​районыбыз табигатен саклау җәмгыяте вәкилләре килгән иде. Алар катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, ярышта катнашкан иң яшь балыкчыларны (Илназ Гайфуллин, Самир Гайфуллин, Ислам Каримов) Кызыл китап hәм грамота белән буләкләделәр.
Гомумән, 2014 елның кышкы балыкчылар ярышы бик оешкан төстә hәм күтәренке рухта барды. hәркем кайнар коймак, чәй, шашлыктан авыз итте. Барлык җиңучеләргә дә саллы бүләкләр тапшырылды. Ярышларны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләргә (Артем Шәрәфетдинов, Ленар Нәбиев), Норма авылы җирлегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге ярышлар матур традициягә әверелеп, районыбыз балыкчыларының көтеп алган бәйрәменә әверелсен иде дигән теләктә калабыз.
Чыганак: http://baltasi.tatarstan.ru/tat/foto_report.htm/photoreport/599307.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250