Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бер ялгыш мизгелнең 3 нче корбаны

Бүген, 20 апрель көнне Алабуга -Пермь юлында авария нәтиҗәсендә хастханәгә китерелгән, авыр тән җәрәһәтләре алган 3 яшьлек кызчыкның йөрәге тибүдән туктады.

Бу бер ялгыш мизгелнең 3 нче корбаны инде. 8 апрель көнне, кич 18 сәг. 30 минутта, Алабуга - Пермь автомобиль юлының 284 километрында, 5 айлык машина йөртү стажы булган әти кеше (1975 елда туган) идарә иткән ВАЗ -2109 машинасы, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл полосасына чыгып, «Вольво» авыр йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Җиңел машинада руль артында булган әтинең 3 баласы да үзе белән бергә була. Үзе һәм алгы урында утырган 16 яшьлек кызы шунда ук җан бирәләр, арткы урыннарда утырган 11 яшьлек малае һәм 3 яшьлек кызы авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Хәзерге вакытта табиблар бу куркыныч авариядән исән калган бердәнбер шаһитнең гомере өчен көрәшәләр.
Бу турыда Алабуга шәһәре «Новая Кама» газетасы сайты хәбәр итә.
Юлларда ялгышлар җибәрмичә, хәрберебез исән-сау йөрсәк иде.
Фото: http://www.rg.ru/2014/04/09/reg-pfo/avaria-anons.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250