Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Балтачыбызда тагын биш яңа йорт куллануга тапшырылды

Быелгы Сабантуй күп гаиләләргә үзгә шатлык алып килде һәм шуның белән дә истә калыр ул, мөгаен.

Берничә көн аерма белән генә ун гаилә, федераль программа нигезендә төзелгән яңа өйле булды.
Сугыш ветераннары толлары Нурҗиһан Гыйлаҗетдинова, Зәйтүнә Садыйкова, Саҗидә Закирова, әтисе мәрхүм сугыш ветераны булган, балачактан инвалид Фәрит Гыйльмуллиннарга Балтачның иң матур урынында, бер-берсенә параллель ике урамда - Кол Шәрифтә һәм Девятаев исемендәге урамда бөтен уңайлыклары булган яңа өйләр төзеп бирелде.
Аларны бу истәлекле көн белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров, подрядчы оешмалар - "Стройсервис" (СХТ), "Юмарт", "Стройсервис"ширкәтләре җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләре Рафаэль Габдрахманов, Шамил Җәләев, Рәшит Муллагалиевлар, Норма җирле үзидарә җитәкчесе Фәнил Кәлимуллин, район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, туганнары, балалары котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250