Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген Ленин туган көн

1870 елныӊ 22 апрелендә Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килгән Владимир Ильич Ульянов, чорлар нинди генә җилләр алып килсә дә, тарихта үзенеӊ урынын булдырган шәхес.

ХХ гасырныӊ тулаем агышы планетада аныӊ исеме һәм идеологиясе белән бәйләнгән. Җир шары халкыныӊ яртысыннан артыгы нәкъ шул күзаллауны, «хыяллануны» тормышка ашыру өчен көрәш алып барды һәм әле дә Кытай кебек кайбер илләрнеӊ төп идеологиясе булып торалар. Россиядә «Левада-Центр» тикшеренүләр үзәге үткәргән сорашулардан күренгәнчә, бүген Россия халкыныӊ 51 проценты В.И.Ленинныӊ дәуләт һәм политик эшчәнлеген уӊай бәялиләр, бары 26 проценты гына үзенеӊ тискәре фикерен белдергән. Ничек кенә булмасын, СССР һәм социализм чоры - безнеӊ тарихыбыз, бик күпләрнеӊ хәтере һәм үткәне. Ә үткәннәрне үзгәртеп булмый, аны бары саклап, искә алып һәм сагынып кына була…
Фото: http://rost-ves.info/prof/politiki/lenin/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250