Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бит тиресе игътибар сорый

Елның нинди генә чорында да без бит тиребезне сакларга тиешбез. Моның өчен хәзер күп төрле мөмкинлекләр бар. Ләкин аларны дөрес куллану зарур. Бүгенге язмабызда без болар хакында өлешчә сөйләшеп алырбыз.

Бит тиресен бигрәк тә көзге көннәрдә дәрес итеп тәрбияләргә кирәк. Әлеге чорда тирене йомшартып җибәрү өчен йомырканың сарысыннан, балдан һәм сөт продуктларыннан эшләнгән маскаларга күбрәк өстенлек бирү зарур.Төрле үләннәрдән ясалган төнәтмәләр исә, тоник һәм лосьоннарны алмаштырып, күбрәк файда китерергә сәләтле. Яңгырлы көндә яңгыр тамчыларыннан качарга ашыкмагыз, бит тиресе коры булган кешеләргә әлеге тамчылар бигрәк тә файдалы.

Көзге матур, сихри көннәр, сары яфраклар коелган чор үткәннән соң, җайлап салкыннар башлана, яңгырларны көчле җилләр һәм тора-бара кар алыштыра. Бу исә кыш килүен аңлата. Ләкин бу ел фасылының да үзенә күрә бер гүзәллеге бар. Бигрәк тә салкыннарның битне биктә чеметмәгән вакыты рәхәт, тик кызганычка каршы андый көннәр аз була. Көчле салкын­нар, кискен җилләр һәм кар кәефне генә бозып калмыйча, биткә дә зыян сала, ул кытыршы­лана, сылулыгын югалта. Шуңа күрә кыш көне дөрес туклануга һәм тирене саклауга төп игътибарны юнәлтергә кирәк. Беренче исегездә калдырырга тиешле әйбер, ул битегезне юганнан соң ук урамга чыгарга ярамау. Бу бигрәк тә коры тиреле кешеләргә кагыла. Чөнки шуннан соң бит кубалаклана һәм ярыла.

Кайбер кешеләрне салкыннан борын кызаруы бик борчый. Бу кан белән тәэмин ителештән тора. Кызыл борын белән көндәлек сода эремәсеннән ясалган җылы компресс ясап кына көрәшеп була. Әлеге компрессны 30 минут тоту зарур. Шуннан соң сыек май белән борынның очыннан кашларга таба массаж ясарга кирәк.

Кыш көне тирене туендыру өчен составында үсемлек, зәйтүн мае, шулай ук яшелчә һәм ж,иләк-җимешләр булган битлекләр куллану мөһим.

Бик көчле салкыннарда бит тиресен дуңгыз һәм казның эч мае саклый. Бу очракта майны шакмаклап турарга һәм су ваннасында эретеп алырга, әзер массаны пыяла банкага агызып, урамга чыгар алдыннан юка итеп кенә биткә сөртергә кирәк.

Әгәр дә суыктан күзләр яшьләнсә, бу очракта төнгә ромашкадан җылы примочкалар ясау бик файдалы һәм күпмедер вакытка карандаш һәм тушьтан баш тартып торырга кирәк булачак. Урамда озак басып торган чакта бит тиресе өшергә һәм сизгерлеген югалтырга мөмкин. Өйгә кайткач битегезнең өшегән өлешләренә җылы үсемлек мае сөртергә кирәк, ләкин беркайчан да аны биткә ышкырга һәм җылыткыч (грелка) куеп торырга ярамый. Чөнки бу очракта сез файда урынына зыян гына китерәчәксез: биттәге капиллярлар шартлаячак һәм сез чөгендер кебек кызарып чыгачаксыз, ә моны инде бетерүе бик авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев