Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм ялларында тизлек яратучылар тудырган юл һәлакәтләре

Тизлек арттыручыларның 4се һәлак булган, 1се кеше үлеменә сәбәпче булып, үзе комага эләккән, 1се юл аша үтүчене бәрдереп, соңгысының үлеменә китергән

Түбән Кама районындагы Түбән Афанас авылы янындагы юлда "Мазда-3" автомобилен йөртүче 1982нче елгы егет 3нче майда, ЮХИДИ хезмәткәрләре фаразлавынча, юл иминлеген тәэмин итә торган тизлекне арттыра, нәтиҗәдә, каршы як юлга чыгып, "Лада Калина" автомобиле белән бәрелешә. "Лада Калина" автомобиленең пассажиры - 1955нче елгы хатын-кыз имгәнеп, җәрәхәтләнеп, һәлакәт урынында һәлак була. Иминлек каешын эләктермичә җилдергән "Мазда-3" автомобилен йөртүче үзе кома хәлендә районның үзәк хастаханәсенә китерелә.
Шул ук көнне иртәнге сәгать 7дә Ютазы районындагы Урыссу - Октябрьский машина юлының 3нче километрындагы юл фаҗигасендә дә "Ниссан Ноут" автомобилен йөртүче 1982нче елгы ир, ЮХИДИ хезмәткәрләре фаразлавынча, тизлек арттыру һәм иминлек каешын эләктермәү сәбәпле һәлак була. Ул каршы як полосаны кисеп, машинасы белән юл читенә әйләнеп каплана. 1985нче елгы пассажиры исә, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр, тән җәрәхәтләре белән районның үзәк хастаханәсенә озатыла.
4 майга каршы төндә Кукмара районының Югары Ошторма авылы янында "МТЗ-826" тракторын йөртүче дә, ЮХИДИ хезмәткәрләре фаразлавынча, тизлекне арттыру сәбәпле юл кырыена төшеп, чокырга тәгәри. Трактор йөртүче шул урында һәлак була.
2 май көнне кичке сәгать 9да исә, Мәскәү - Уфа машина юлының 1138 километрында - Актаныш районында "ВАЗ-2109" автомобилен йөртүче1971нче елгы ир-ат, ЮХИДИ хезмәткәрләре фаразлавынча, зур тизлектә каршы як полосага чыгып, "Сакания" һәм "Вольво" автомобильләре белән бәрелешә һәм һәлак була. Аның 1965 һәм 1982нче елгы пассажирлары төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр, тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатыла.
Бу һәлакәтләргә кадәр, иртәнге сәгать 8 туларга 15 минут кала шул ук Мәскәү - Уфа юлының 1101нче километрында да - Минзәлә районында "ВАЗ2104" автомобилен йөртүче каршы як полосага чыгып, "МАН" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "ВАЗ" йөртүче шул урында һәлак була. Аның 1981нче елгы пассажиры төрле тән җәрәхәтләре, имгәнүләр белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре фаразлавынча, бу очракта да фаҗиганың сәбәпчесе тизлекне арттыру булган, әмма монда күрү мөмкинлегенең чикләнгән булу шартлары да үз эшен эшләгән.
Шул ук көнне Лаеш районына керүче Столбище - Атабай машина юлының 6нчы километрында кичке сәгать 6 туларга 15 минут кала "Лада Приора" автомобилен йөртүче дә, ул 1977 елгы зат, ЮХИДИ хезмәткәрләре фаразлавынча, юл иминлеген тәэмин итүче тизлекне арттыру сәбәпле, 1984нче елгы җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле үзе дә юл аша тиешсез урыннан чыгып килә торган була. Аны районның үзәк хастаханәсенә илтәләр, әмма үлемнән коткарып кала алмыйлар.
Болар хакында ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/05/05/97395/
Фото: http://kbrria.ru/za-rulyom/dtp-v-tereke-1326

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250