Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Экономияләү урынсыз

Март башында җөмһүриятебез юлларында ике баланың гомере өзелде, алар икесе дә махсус утыргычсыз була.

Соңгы вакытларда балалар катнашында булган юл фаҗигаләре борчылырга мәҗбүр итә. Әлеге афәтләргә кисәтүләр, штрафлар да киртә түгел. Аңлату эшләре дә көткән нәтиҗә бирми. Бәлки безгә чит ил тәҗрибәләрен куллану кирәктер. Мәсәлән, Канадада яңа туган сабыйны бала табу йортыннан алып кайтканда ук махсус бишек кирәк. Чөнки аннан башка баланы бөтенләй бирмиләр. Финляндиядә арендага машина алганда әти-әни баланың яше, авырлыгы турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш. Австралиядә имгәнү очракларын булдырмау максатында баланы гына түгел, ә салонда булган һәр әйберне беркетү каралган.
Бәхеткә күрә, соңгы ике айда безнең районда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Киләчәктә дә балалар иминлегенә сакчыл карап, махсус утыргычларның иң ышанычлысын сатып алырга киңәш итәбез. Газизләребезнең иминлеге турында сүз барганда - акчаны экономияләү урынсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250