Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эссе! Елга! Үлем!

Сулыклардан исән-сау кайту өчен нәрсәләрне белергә кирәк?

Исерекләр тигез җирдә дә начар хәрәкәт итә, ә суда бөтенләй төпкә китә дип уйлаучылар бар. Бу алай гына түгел.

Эчкәч, кан тамырлары киңәя, суга кергәч, температураның аермасыннан (тән - 36,6, ә су - 18-20 градус) кан тамырлар кискен тарая һәм шартлый. Иң йомшак кан тамыры йөрәктә икән - кешедә инфаркт, баш миендә икән инсульт була.

Өреп кабартылган матраслар да бик куркыныч. Әгәр дә сез олы һәм көчле булсагыз да. Махсус йөзү матрасларын, хәтта иң арзаннарын да йөзеп китсә, тотып калу җиңелрәк. Шуны истә тотыгыз, теләсә кайсы очракта матраслар ярдан 20-30 метр ераклыкка һәм метр ярым тирәнлеккә исәпләнгән.

Барлык ата-аналар да балалар артыннан күзәтер дигән өмет юк. Балалар әти-әнисе карамаганнан үлә. Алар балаларын карау урынына, табын кора, исерә, шашлык кыздыра һәм музыка акырта.

Кайбер ата-аналар, дөресен әйткәндә, су янында балалар белән ял итүгә салкын карый. Балалар су астына китсә дә, моны берәү дә күрмәячәк, барысы да үз эшләре белән мәшгуль булачак. Кызганычка каршы, мондый хәлләр еш була. Әгәр сезнең пляжда башка компанияләр дә бар икән, балаларны бүлмәгез. Чит балаларны да караштырыгыз.

Паника, гомумән, куркыныч нәрсә, кешеләр бу вакытта ни эшләгәнен дә белми. Мәсәлән, елга буйлап йөзә, арыганлыгын, көче менә-менә бетәчәген аңлый. Ул нәрсә эшли? Паникада, агымга каршы йөзә башлый. Ә ярга барырга кирәк! Паникага бирелмәгез!

Махсус җиһазландырылмаган пляжларда сезне коткармаячаклар. Бу хакта онытмагыз!

Кешене судан чыгара белергә кирәк. Әгәр дөрес эшләмәсәң, батучылар икәү булачак. Арттан йөзеп килергә, күкрәк астыннан тотарга һәм ярга юнәлергә кирәк. Ә иң яхшысы – коткару мендәре яки түгәрәген алу, һәм аны батып баручы кешегә ыргыту.

Әгәр кешене тартып чыгардыгыз ди, ә ул аңын югалткан һәм суламый икән, кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтергә кирәк, - сезнең берничә минутыгыз бар, дип яза Кызыл таң.

Фото: amic.ru

Автор: Резеда Галикәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату коткару куркынычсызлык кагыйдәләре