Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Этләрне алып киттеләр

Соңгы вакытта сукбай этләр күзгә чалынмый башлады

Беркөнне, әүвәлгечә әйтсәк, бистәнең Меховой урамыннан менеп барам, каршыга кап-кара сукбай эт килә, олырак кына бер апа кая таба барырга белми аптырап тора. Мин инде ияләнгән, бәйсез этләргә исем китми, атлый бирәм. Шунда апа, “сеңлем, бу эт кешегә тими микән?” дип сорап куйды, этләрдән бик курка икән, курыкмагыз, тими, дидем инде. Эт кешенең дусты дисәләр дә, ыржаеп торган тешле ерткыч бит инде ул, күңелендә ни икәнлеген кем белгән аның. Соңгы вакытта сукбай этләр күзгә чалынмый башлады, монысы берәр хуҗаныкы, бәйдән генә ычкынгандыр дип уйлап куйдым, чөнки этләрне билгеле оешмалар җыеп киттеләр. Барлыгы 79 эт алып киткәннәр дигән мәгълүмат бар. Этләрне район ветеринария берләшмәсендә кастрацияләү дә оештырылган, тик түләүле чакта килүчеләр күп булган, бушлай булгач килүчеләр сирәк икән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять