Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Эзләнүдән туктама!

Ике елга бер мәртәбә үткәрелүче «Яшел ут» бәйгесенең финал өлеше күптән түгел Сосна мәдәният йортында үтте. Чараны әзерләүдә һәм оештыруда 4нче номерлы һәм Сосна балалар бакчасы зур активлык күрсәтте.

Үтә дә зур төгәллек, җаваплылык, гыйлем таләп итүче әлеге юнәлешнең балалар бакча-сыннан башлануы юкка түгел. Чөнки бала күңеле ак кәгазь. Аңа белем орлыкларын ничек чәчәсең, ул шулай шыта һәм үсә.
Иң элек зона, соңрак финал ярышларында үз көчләрен зур аудитория каршында сынаган тәрбиячеләр әлеге өлкәнең үзенчәлекләрен, үзләренә генә хас эш алымнарын, тәҗрибәлә-рен тәкъдим итте. Белемеңне һәм хезмәтеңне документта тәкъдим итү бер эш, ә менә сәхнәгә чыгып зур имтихан тоту җиңелләрдән түгел. Шуңа да биредә югалып калучылар да, «шома» йөзүчеләр дә булды. Сосна балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлсу Габдрахманованың чыгышында яңгыраган «Эзләнүдән, эшләүдән, иҗат итүдән туктама!» дигән сүзләре бу бәйге¬нең төп девизына әверелде. Бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасыннан Лилия Заһидул-линаның чыгышы үзенең иҗадилыгы, Бөрбаштан Зөлфия Гыйльмуллинаның шигъри бәйләм белән үрелгән визиткасы, 4нче номерлы бакчадан Рәзинә Әхәтованың бәйге таләпләрен тулаем үтәп, конкрет чыгыш тәкъдим итүе моңа дәлил булып тора. «Мастер-класс» бәйге¬сендә һәр тәрбияче сайлап алынган предмет буенча үз осталыгын, эш алымын күрсәтте. Ә менә район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе әзерләп килгән махсус сораулар һәр конкурсантны уйланырга мәҗбүр итте. Гади генә тоелган сораулар күпкә тулырак җавап таләп итте. Әмма кызлар сынатмады: утта янмый, суда батмый бит алар. Иҗади конкурста 2 һәм 4нче номер¬лы, Кенәбаш (Гөлшат Сибгәтуллина), Ор (Ләйлә Шәфигуллина) балалар бакчасы тәрбиячелә¬ренең чыгышлары иҗадилыклары белән аерылып торды. Бәйге җиңелләрдән булмады. Шу¬лай да 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзинә Әхәтова күпләргә үрнәк чыгышы белән җиңү яулады. Берәр балл белән генә калышып, 2нче номерлы бакчадан Лилия Заһи-дуллина - икенче, Соснадан Гөлсу Габдрахманова өченче булдылар. Фәргать Шәфигуллин җиңүчеләргә диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырып, «Юллар һәрчак имин булсын. Ә сез белем һәм тәрбия биргән балалар юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, һәрвакыт башкаларга үрнәк күрсәтсен» дигән изге теләкләрен ирештерде.
Чарада шулай ук балалар бакчасы арасында игълан ителгән конкурска да нәтиҗә ясал¬ды. Шәһәр җирлеге категориясенә кергәннәр арасында 2нче номерлы бакча - беренче, ә Знче номерлы балалар бакчасы икенче урынга лаек булды. Ә авыллар арасында Сосна балалар бакчасы җиңү яуласа, Кариле икенче урынга лаек дип табылды.

Рәсемдә: район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллинның үзен һәрьяклап иң яхшысы итеп таныткан 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзинә Әхәтованы бүләкләгән мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250