Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан “Романтик” лагерында җирле язучылар белән очрашу үтте

Вожатыйлар лагерьдагы һәркөнне онытылмаслык итеп үткәрергә тырыша. Кичә биредә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан, райондашыбыз, "Югалган эзләр буйлап" китабы авторы Ленура Сафина, шагыйрә Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу узды.

Ленура апа үз чыгышында әти-әни, гаиләнең кеше өчен бик кадерле булуын, нәсел-нәсәбең турында онытмаска кирәклеген әйтте. Нәсел шәҗәрәсен төзү серләре белән дә таныштырды. Балаларга киләчәктә үз шәҗәрәләрен төзергә киңәш итте.
Мәгъмүрә апа үзенең иң матур, тирән эчтәлекле шигырьләрен укыды. Әлеге очрашу зур тәрбия чарасы буларак балалар күңеленә алтын хәрефләр белән язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250