Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Гүзәл кеше икәнсең!

Туганым дип дәшә алу, аның кайгыртуын һәм яратуын тою адәм баласы өчен иң зур сөенеч һәм бәхеттер. Мин дә барыбызны да кайгыртучы, һәрберебез өчен ныклы терәк, киңәшче булган туганым булу белән бик бәхетле.

Ямьле табигатьле Куныр авылында дөньяга килгән Илдария апам Сөләйманова, табигатьтән иңгән илһам белән белем илен якын итеп, укытучы һөнәрен сайлаган. Укытучы биргән белем балаларга, кошларга канат сыман кирәк. Менә инде бик күп еллар дәвамында ул Чепья мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Апам балаларда туган телебезгә мәхәббәт, халкыбызның үткәне, киләчәге белән кызыксыну, горурлану хисләрен тәрбияли. Ул фәненә кызыксыну уятып кына калмыйча, үз-үзен үстерү өстендә дә күп эшли. Апам таләпчән дә, күз карашы белән генә ачулана торган гадел һәм тыйнак укытучы. Гомумән, ул үз эшенең чын остасы.
Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла. Шуңа күрә ул укыткан балалар һәр елны төрле конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Илдария апамның үзенә дә өч дистәдән артык мактаулы исемнәр, грамоталар бирелгән. Шулар арасында иң мөһиме - Рәсәйнең мактаулы укытучысы исеме. Ул өченче ел рәттән гранд премиясенә ия булды. Бу бүләкләр апамның зур тырышлык нәтиҗәсе.
Аллаһы Тәгалә бу дөньяда яраткан бәндәмә күп сынаулар бирермен, дигән. Минем апамның иңнәренә дә күп сынау-авырлыклар төште. Үз гомерендә бик күп гаделсезлекләр, нахак сүзләр белән очрашса да, аның күңелендә мәрхәмәт, изгелек, сабырлык кимемәде. Ул тормыш ерганаклары аша горур атлап алга бара.
Илдария апам бөркеттәй асыл ике ул үстерде. Апам аларга назлы әни дә, таләпчән әти дә булды. Алар икесе дә мәктәпне алтын медальгә бетереп, Казан дәүләт университетына укырга керделәр. Хәзерге вакытта олы улы Салават аспирантурада укый һәм эшли. Кече улы Аяз шунда ук магистратурада белем ала. Минем энеләрем икесе дә намаз ияләре. Хак Тәгалә апамны, дөнья авырлыклары алдында сынатмаганы өчен тәүфыйклы балалар белән бүләкләгәндер.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250