Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәбәрдар бул

24нче гыйнвар көнне үткәрелгән видеобрифингта көн кадагына куелган мәсьәлә булып өлкәннәрне һәм төрле сәбәпләр аркасында пенсия алучы гражданнарны, укырга теләкләре булган очракта, компьютердан дөрес файдаланырга өйрәтү темасы торды.

Шуны гамәлгә ашыру максатыннан 1нче февральдән «Интернет - озак яшәү» («Интернет - долголетие») дип аталган проект эшли башларга тиеш. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин: «Пенсия яшендәге өлкәннәрне компьютердан файдалана белү осталыгына өйрәтү аларга көндәлек тормышта Интернетка тоташу, «онлайн» режимда аралашу үзенчәлеген үзләштерү, дәүләт органнары тарафыннан тәкъдим ителгән электрон хезмәтләр күрсәтү мөмкинлегеннән тулысынча файдалану, шул исәптән айлык түләүләрне башкару, исәп-хисап ясау, табибларга чиратка язылу өчен кирәк. Пенсия фонды бүлекчәләре дә электрон хезмәт күрсәтә. Өлкәннәребез барлык төр яңалыклардан хәбәрдар булсыннар, заман белән бергә атлап, тулы канлы тормыш белән яшәсеннәр иде», диде. Министр, укулар өчен ТР Президенты Указы нигезендә бюджеттан 10 миллион сум акча бүлеп бирелүен һәм бу сумманың 10 мең пенсионерга исәпләнгәнен дә белдерде. Укыту шәһәр, район, авылларның уку йортларында оештырылачак, укытучы кадрларга кытлык булмаячак. Курслар 72 сәгатьне, ягъни 3 айны үз эченә ала, дип тә өстәде. Министр сүзләренә караганда, группада 10 кеше булырга тиеш.
Әгәр дә замана җиһазының серләренә төшенергә телисез икән, район мәшгульлек үзәгенә яки авыл җирлекләрендәге ветераннар советына мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз! Беренче укулар язгы кыр эшләренә кадәр дәвам итсә, икенче дулкын ноябрьдә булачак, дип ассызыклады дәүләт органнары белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X