Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хәләл ярминкә Балтач-2014» чарасына рәхим итегез

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас куңелемнән Ислам диненең олы бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаете белән тәбрик итәм.

Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларыбыз, биргән хәер-сәдакәләребез кабул булсын. Ураза бәйрәме һәркемгә көч - куәт, илһам өстәсен, игелек эшләргә һәм гамәлләргә әйләнсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен.
Форсаттан файдаланып, cезне барыгызны да 28 нче июль көнне көндезге сәгать 11дә «Хәләл индустриаль паркы»нда уздырылачак «Хәләл ярминкә Балтач-2014» чарасына чакырып калабыз.
Биредә хәләл продукцияне популярлаштыру максатыннан Татарстан һәм Рәсәй өлкәләреннән хәләл ризык җитештерүчеләре үзләренең товарларын сезнен хозурыгызга тәкъдим итәчәк.
Балалар һәм өлкәннәр өчен төрледән-төрле уеннар, викториналар уздырылачак. Шулай ук Коръән укучылар, һөнәрчеләр бәйгесе дә үткәрелүе көтелә. Коръән укучылар бәйгесендә җинүчеләрне саллы бүләк көтә.
Бәйрәмгә рәхим итегез!!!
Ихтирам белән «Хәләл индустриаль паркы» җитәкчесе Илназ ЯКУПОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250