Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Армия тәртипкә өйрәтте

Олыгайган саен хәрби хезмәттәге еллар, чит-ят кешеләр белән аралашу, хәрби ант кабул итү, аннан соңгы ялыктыргыч 1085 көн һәм зарыгып көткән «дембель». Хәрби мәктәптә тиешле белем алгач, Качканар шәһәре тирәсендәге дивизионга җибәрделәр. Тайга эчендә агач казармада урыслар, татарлар, украин, осетин, үзбәк егетләре дус, тату гаилә булып яшәдек. Дивизиондагы 60лап кешенең...

Олыгайган саен хәрби хезмәттәге еллар, чит-ят кешеләр белән аралашу, хәрби ант кабул итү, аннан соңгы ялыктыргыч 1085 көн һәм зарыгып көткән «дембель».

Хәрби мәктәптә тиешле белем алгач, Качканар шәһәре тирәсендәге дивизионга җибәрделәр. Тайга эчендә агач казармада урыслар, татарлар, украин, осетин, үзбәк егетләре дус, тату гаилә булып яшәдек. Дивизиондагы 60лап кешенең исемнәре онытыла башласа да, йөзләре бүгенгедәй истә, күз алдымда. Беренче көннәрдә корсагын ипи, бәрәңге белән тутырырга ияләшкән авыл малайларына төрләндерелгән, туклыклы ризыкка күнегүе кыенрак иде, әлбәттә. Ашау җитми дигән моң-зар дигән дә шуннан килә. Соңрак тамак туя, өстәлләрдә ашалып бетмәгән ризыклар да кала башлый.

Соңгы елларда армиядәге тәртипсезлекләр, «дедовщина», командирларның битарафлыгы турында да еш ишетергә туры килә. Солдатларның зәгыйфьләнеп, үлеп кайткан очраклары да еш кабатланып тора. Шул тетрәндергеч вакыйгаларны ишеткәч, үзебезнең командирлар искә төшә. Нинди изге җаннар булды икән алар? Кирәк булганда өйләренә барып булыша идек. Эштән соң өйләренә кереп ашап, чәйләр эчеп, гаилә хәлләре турында, киләчәккә планнар хакында әңгәмә корып утыра идек. Олы ир туганнарыбыз, әтиләребез дә шулар булды.

Хәрби хезмәткә яшьтән әзерләнергә кирәк. Физик яктан нык, авырлыкларга чыдам, сабыр, аралашучан егет анда да сынатмый, ата-анасына моң-зарларын чәчми, аларны борчымый. Хәзер балаларның күбесе ялкау, нәзберек булып үсә.

Сүз дә юк: хезмәт иткәндә авыр чаклар да була. Әмма горурланып искә алырлык мизгелләр дә җитәрлек була солдатта.

Яшьләргә сүзем шул: булмаган авыруларыгызны «таптырып», хәрби хезмәттән качып йөрмәгез. Вакытында барып, бурычыгызны үтәгез. Дөнья күреп, ныгып кайтырсыз. Сезгә кызлар да сокланып: «Бу егет солдатта булган икән!» - дияр. Күгебез аяз, еллар гына тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250