Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Иминлек прогнозы» мәгълүмати-пропаганда кампаниясе уздырыла.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, «Куркынычсыз хәрәкәт» эксперт үзәге, Россия автоиминиятләштерү союзы (РСА) белән берлектә «Иминлек прогнозы» мәгълүмати-пропаганда кампаниясе уздыра.

Юлда үз-үзеңне агымдагы һава торышы шартларына туры китереп дөрес тота белмәү күп очракта төрле дәрәҗәдәге юл һәлакәтләренә сәбәпче булып тора. Күпчелек автотранспорт йөртүчеләр юлда үзеңне дөрес тоту моделен сайлауга тиешле игътибар бирмиләр, шулай ук метеорологик шартларга туры китереп сайланмаган тизлек режимын негатив нәтиҗәләргә китерүче гамәл итеп кабул итмиләр. Куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итү өчен автотранспорт йөртүче юлда үзен дөрес тотарга тиеш, шулай ук транспорт чарасын барлык юл һәм метеорологик шартларны (күз күреме, бозлавык, яңгыр, буран) исәпкә алып куркынычсыз тизлек белән йөртергә тиешләр.
Экспертлар фикеренчә, аварияләр арту тенденциясе көзге-кышкы чорга туры килә. Озак вакыт коры торган һава торышыннан соң яңгырлар килү һәлакәтләр санының кинәт үсеп китүен күрсәтә. Ләкин яңгырлар озакка китсә, йөртүчеләрнең бу һава торышы шартына да адаптация барлыкка килә һәм һәлакәтләр саны кими башлый.
«Иминлек прогнозы» кампаниясенең максаты автотранспорт йөртүчеләргә метеорологик шартларга бәйле рәвештә юлда үз-үзеңне дөрес тоту моделен сайлау турында аңлату эшләре алып бару, бу проблеманы җәмгыятьтә актуаль темага әйләндерү.
Фото: http://at37.ru/crossroads/bezopasnost-na-doroge/1679

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250