Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ире хатынына 8 мартка бүләккә үз куллары белән велосипед җыйган

Чаллыда яшәүче 33 яшьлек Ринат Фәрукшин 8 март бәйрәме уңаеннан, хатынына гаҗәп бүләк ясаган.

Ул дүрт көн эчендә үзе велосипед җыйган. Ринат һөнәре буенча электрик. Ләкин кулыннан килмәгән эше юк, ди, шуңа да велосипед җыю аның өчен авырлык тудырмаган. Велосипедны ул хатыныннан яшереп, гараҗда җыйган, дип хәбәр итә "Челнинские Известия" газетасы.

- Хатыным күптән велосипедта йөрергә хыяллана иде, башта интернетта велосипед җыю схемасын карадым, кирәкле запчастьләр сатып алдым, көпчәкләр, дискларны, башка кирәк-яракларны базарда таптым, кыскасы, велосипед барлыгы 7,5 мең сумга төште, кибеттә шундый 15 мең тирәсе тора, - ди Ринат.

Балтач ир-егетләре, ә сез нинди бүләкләр әзерләдегез. Сер булмаса, языгыз әле?!
Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250