Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Июльдә эссе булачакмы?

Эссе көннәр көтмәскә. Июль аен галимнәр дә, халык синоптиклары да шулай фаразлый. Аның каравы уңышка һәм көзнең беренче көннәренә өметләре зурдан

Июльдә кояш чамасын белеп кенә җылытачак. КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай ди.

– Гидрометүзәк фаразларына да таянып, шуны әйтә алам: июль аенда һава температурасы +20…+21 градустан да артмаячак. Ләкин бу әле җәй салкын килә дигән сүз түгел. Һава торышы климат нормалары кысасында саклана. Явым-төшемнәр исә 60–70 миллиметрны тәшкил итәр дип көтелә. Ел башыннан исәпләсәң, Татарстан территориясендә явым-төшемнәр нормадан ике мәртәбә артыграк булды. 18 май көнне генә дә аларның суммасы 28 миллиметрны тәшкил итте. Мондый хәлнең 1983 елдан бирле күзәтелгәне юк иде, – ди белгеч.

Август аена шундый ук һава торышы фаразлыйлар. Ә менә көз башка елларга караганда җылырак, хәтта эссе булачак, ди белгеч.

Эх, алмасы, чиясе…

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров та июльне яңгырлы килер дип фаразлый. Җәй башында ук, урыны-урыны белән рекордлы уңыш җыеп алу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дигәннәр иде, ул да, шулай булырга охшап тора, ди.

– Әллә ни җылылар күренми. Иң югары температура +30 градустан да артмаячак, – ди ул. – Җәйнең болай килүе ашлыкка бик файдалы инде. Уңыш яхшы булыр, Алла боерса. Печән киптерү генә кыенрак. Анысын да инде, чапмасаң, үскән җиреннән череп ятачак бит. Аның каравы әнә ничек шаулап үсә! Чабып кына өлгер.

Башка еллар белән чагыштырып караганда, быелгы җәй ике атнага соңара икән.

– Башка елларда чәчәк ата торган культуралар Сабантуйларга кадәр үк шау чәчәккә күмелә иде. Ә быел басулар чуарлана гына башлады. Җәй соңаргач, көзнең беренче көннәре җылы киләчәк. Нәкъ ашлык җыя торган чор ул менә! – ди халык синоптигы.

Рәис абыйдан авыл халкының кәефен дә сорадык. Яңгыр яуган саен «шөкер» итәләр икән.

– Бәрәңгесе, кишере, чөгендере, кәбестәсе бар, аларга дым кирәк. Быел дым шәп, уңыш та яхшы булыр. Әле менә бакча җиләге өлгерде – учлап-учлап җыябыз. Ул да яңгырга кинәнде генә. Чия, алма, кура җиләге, карлыган уңышы да мулдан булачак. Алар чәчәк атканда кортлар күпләп очты, җылы булды. Инде хәзердән үк җиргә сыгылып-сыгылып төшкәннәр. Ә менә җир һәм каен җиләге аз булыр. Чәчәк аткан чаклары суык көннәргә туры килде шул, – дип сөйләде ул.

Июль аена халык сынамышлары

– Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.

– Әгәр июльдә билчән күп икән – суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.

– Кич һава җылынып китсә, яңгыр галәмәте.

– Июльнең берендә кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, һава торышы яхшы булачак.

– Җәй уртасы – Питраудан соң үсемлекләр үсүдән туктый. «Питрау җитте – җәй үтте» дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.

– Егерме бишендә кырау булса, кыш суык килә.

– Июльнең соңгы көнендә көн эссе булса, декабрь суык килер.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев